Среда, 24.04.2024, 01:05
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Каталог файлов | Регистрация | Вход
Меню сайта
Форма входа
Категории раздела
Поиск
Наш опрос
Нужен ли модуль FAQ?
Всего ответов: 19
Новости BBC
Полезные ссылки
Статистика
Татарский общественный центр УР toc.udm@gmail.com
Главная » Файлы

Всего материалов в каталоге: 31
Показано материалов: 11-20
Страницы: « 1 2 3 4 »

"Яңа уку стандарты милләтләргә мөмкинлекләр ача"


Азат Надыров
07.02.2011
шамил баһаутдин

Соңгы елларда мәгариф челтәрендә булган үзгәрешләр һәм борчулар тудырган кануннар милли хәрәкәтне уратып узмады. Мәгариф министрлыгының 373нче боерыгы хакында Азат Надыров белән сөйләшәбез.

Русия федерациясенең мәгариф министрлыгы 373нче боерыгын бастырды. Ул Русия Федерациясендә башлангыч белем бирү челтәрендә федераль дәүләт стандарты дип атала. Документ турында үз фикерләре белән Самар милли хәрәкәте аксакалы Азат Надыров уртаклаша.

Азат әфәнде, стандартта барлык фәннәр белән бергә туган телләр дә исәпкә алына. Стандарт турында нинди фикерләр әйтә аласыз?

Бу стандарт тәҗрибә йөзеннән берничә өлкәдә сынау узды. Тәҗрибәдә Самар өлкәсе дә катнашты. Стандартта милли телләр буенча ярардай гына сүзләр бар.

Эш шунда ки, бу маддәләрне ничек тормышка ашырырлар бит. Безнең файдага булырмы? Менә шул уңай белән мин милли хәрәкәт активистларына, мәктәп укытучыларына, мәктәп мөдирләренә мөрәҗәгать итәм. Сез бу стандарт белән яхшылап танышыгыз. Үз фикерләрегез белән "Азатлык" дулкынында уртаклашсагыз иде.

Минемчә, анда игътибарга лаек маддәләр бар. Милли аңны үстерү, ана телен өйрәнү, әдәби телне шомарту, әхлакый нормаларны өйрәнү мөмкинлеге каралган.

Башка милләтләрнең әхлакый өлгеләре белән танышу күздә тотыла. Болар тормышка ашса, толерантлы җәмгыять төзүгә нигез бар.

Аеруча 12.1 маддәне атап китәр идем. Ул телләргә багышланган. Бу – әйбәт пункт. Димәк туган телләрне канун биеклегендә өйрәнү каралган дигән сүз. Монда инде ата-ана фикерен сорап тору кирәкми дигән сүз. Шулай булырга тиеш тә.

Әйе, киртәләр булуы бар. Безнең барлык ышанычыбыз Татарстан мәгариф министрлыгына. Үзенең тәҗрибәсен Русия төбәкләренә дә таратсын иде. Казанга татар теле укытучылары белән бергә мәктәп мөдирләрен дә чакырып, зур сөйләшү оештырылсын иде.
Мои файлы | Просмотров: 1329 | Загрузок: 0 | Добавил: NazzyMi | Дата: 08.02.2011 | Комментарии (0)

Удмуртиянең "Хәерле кич" тапшыруына 20 ел тулды


Тапшыруны алып баручы Ләйсирә Йосыпова
01.02.2011
хәмидә гайфуллина

1991 елның 14 гыйнварында Удмурт дәүләт телевидениесендә беренче тапкыр татар телендә "Хәерле кич” тапшыруы эфирга чыкты. Телевизион тапшыруның зәңгәр экраннарда пәйда булуына ике дистә ел үтеп тә киткән.
Республикада яшәүче милләттәшләребез белән даими элемтә булдыруда Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең чираттагы казанышы иде бу вакыйга. Аңа кадәр Удмурт радиосында татар телендә атналык "Очрашу” тапшыруы эфирда яңгырый иде инде.Туган телебездэ тапшыру булдыру өчен татар иҗтимагый үзәге, аның җитәкчесе Мәсгут Вахит улы Гаратуев зур тырышлык күрсәтте. "Хәерле кич”нең беренче чыгарылышларын эфирга әзерләүдә Мәсгут ага үзе дә, оешма әгъзалары да актив катнашты.

Мәсгут Гаратуев
Иҗтимагый хәрәкәт вәкилләренә ярдәмгә телевидение хезмәткәрләре килә. Татар тапшыруының беренче мөхәррире итеп Анатолий Петров, режиссеры Эдуард Иванов раслана. Ә тапшыруларны үзешчән сәнгать остасы Флүзә Насыйрова алып бара.

Удмуртия Татар иҗтимагый үзәге, тапшыруларны профессиональ дәрәҗәдә алып бару максатыннан, Казан дәүләт университетының журналистика факультетында белем алучы якташларыбызны эзли башлый. Удмуртия күршесе Татарстанның Әгерҗе районы егете Ирек Шәриповны иҗтимагый үзәк телевидениегә эшкә чакыра.

Ирек Шәрипов
Ирек Шәрипов ТИҮ чакыруы буенча 1991 елның җәендә Ижауга кайта. Телевидение штатына татар журналистын алу тапшыруларның географиясен киңәйтергә, яңа сәхифәләр ачарга мөмкинлек бирә. "Ә моның өчен программага үзгәрешләр кертергә кирәк булды”, дип искә алды Ирек Шәрипов.

Дөрестән дә, тапшыруларны әзерләргә телне аңлаган иҗат төркеме кирәк була. Шул очракта гына тапшыруларның сыйфаты үсүен Ирек Шәрипов яхшы аңлый.

"Хәерле кич”кә яңа алып баручы таләп ителә. Казанда үсеп, белем алган, Татарстан телевидениесендә балалар тапшыруларын алып барган, милли һәм шигъри җанлы Гөлфәния Муллагалиева үзен сынап карарга уйлый."Мин татарлар тапшырулары башланган чорда катнашуым белән горурланам, татарлар тормышына үземнең дә өлешемне керттем”, диде Гөлфәния.

Журналист Фәнзилә Салихова
Елдан-ел тапшыруларның сыйфаты да үсә, "Хәерле кич”нең тамашачылары да арта. Тапшырулар эфирга башта ике атнага бер тапкыр 40ар минут булып чыкса, ул атналык тапшыруга әверелә. Тагын редакцияне киңәйтү проблемасы килеп туа. "Хәерле кич”не әзерләү өчен тагын бер махсус белемле журналист кабул ителүе хакында игълан бирелә.

Бәхеткә, Ижау китапханәләренең берсендә Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлап, китапханәче булып эшләүче Фәнзилә Салихова бәйгедә җиңеп, редакциядә эшли башлый. Фәнзилә күбрәк балалар белән эшләүгә игътибарын юнәлтә. Ул елларда балалар белән татар авторларының әсәрләре буенча кечкенә генә фильмнар да әзерлиләр.

Бераз соңрак "Хәерле кич”кә Чаллы педагогика институтының татар теле бүлеген тәмамлаган, ул елда Ижауда гимназия ачылмау сәбәпле, эш эзләгән Ләйсирә Йосыпова телевидениегә килә.

"Хәерле кич"нең бүгенге иҗат төркеме: Хәмидә Гайфуллина, Светлана Прокопченко һәм Олег Бондарев
Бу елларда журналистлар Удмуртиянең төрле төбәкләрендә булалар. Тапшыруларның тематикасы киңәя. Татар теле укытылган мәктәпләрдә, татар төркемнәре оешкан балалар бакчаларында очрашулар, татар авыллары, мәчетләре тарихы, кызыклы шәхесләргә багышланган чыгарылышлар, сәнгать осталары белән күрешүләр…Әмма милли хәрәкәттәге вазгыять тапшыруларның төп темасы булып кала, иҗтимагый оешмаларның тормышындагы вакыйгаларга да күп вакыт бирелә.

Телевизон тапшыруларны зур иҗат төркеме әзерли. Журналистлардан тыш, оператор, режиссер һәм тавыш режиссеры хезмәте бик зур роль башкара. Бер такым булып эшләгәндә генә тапшырулар кызыклы һәм мавыктыргыч була ала. Бу максатка ирешүдә ул елларда редакциянең режиссеры Зөфәр Нәбиев һәм тавыш режиссеры Хатыйп Мингазов тырышты.

Әлеге иҗат төркеме "Хәерле кич” тапшыруларын 2005 елга кадәр әзерләде. Шушы елда тапшыруның авторы, режиссеры, операторы, монтажеры, бераз соңрак тавыш режиссеры да алышынды. Яңа иҗат төркеме алдында тапшыруларны башкача әзерләргә дигән максат куелды.

Оператор Иван Блинов
"Хәерле кич”нең иҗат төркеме соңгы биш елда төрле төбәкләрдә булды. Авыл тарихларына, язучы һәм шагыйрьләр тормышына багышланган тематик чыгарылышлар әзерләнде. Яшь буынга белем бирүче, телебезнең матурлыгын балалар күңеленә сеңдерүче ана теле укытучыларына, бакчада тәрбия бирүче милләттәшләребезгә багышланган тапшырулар да тамашачы тарафыннан яклау тапты. Шулай да милли хәрәкәт вәкилләренең хезмәте, республикада яшәүче татарларның тормышындагы вакыйгалар тапшыруларның төп темасы булып кала бирде. Удмуртия ТИҮ үзәге рәисе Фнүн Мирзаянов: "Шуның өчен без иҗат төркеменә рәхмәтле”, дип белдерде.

Бу елларда Удмуртия мөфтияте, мәхәлләләр белән дә элемтәбез ныгыды. Дини бәйрәмнәребез, мәдрәсә-мәчетләрдәге вазгыять тапшыруның даими сәхифәләренә әверелде.

"Киңәшләшеп эшләгән эш уңыш китерде, мәхәлләләрне берләштерде, мөселманнарның кайда, ничек яшәүләре хакында сөйләп, күрсәтеп торды”, дип билгеләде Удмуртия мөселманнары мөфтие Фәиз хәзрәт Мөхәммәтшин.

Тапшыруның авторы Хәмидә Гайфуллина һәм монтажлаучы Олег Бондарев
Биш ел элек яңа билгеләнгән автор һәм режиссер "Хәерле кич”нең үзенең махсус операторы булуын җитәкчеләр алдында шарт итеп куйды. Бу таләп тә гамәлгә ашты.
"Хәерле кич”нең һәр чыгарылышын тамашачы Дәүләт телерадиокомпаниясенең "Телевизион осталар” махсус курсларын тәмамлаган Иван Блинов күзлегеннән карый башлады.

Тапшыруларны җыюда монтажлаучы Олег Бондаревка тиңнәр юктыр дисәм, ялгыш булмас. Ул автор һәм режиссерның теләкләрен аңлап эш итә. Соңгы елда тапшырулар тасмада түгел, компьютерда җыела. Чыгарылышларны кызыклы итеп эшләргә мөмкинлекләр артты. Иҗат төркеменә кергән хезмәткәрләр татар халкының мәдәнияте, дини йолалары белән танышып кына калмады, үзләре дә татар телен аңлый башлады.

Милли тапшыруларның роле нәрсәдә соң? Бу сорауга җавап итеп милләтебезнең, милли хәрәкәтнең киләчәген тәэмин итү дип җавап бирергә мөмкин.

"Хәерле кич” тапшырулары республикада яшәүче милләттәшләребезнең тормышындагы вакыйгалар, шәхесләре белән таныштыручы гына түгел, халыкны берләштерүче чара да булып тора.
Мои файлы | Просмотров: 2221 | Загрузок: 0 | Добавил: NazzyMi | Дата: 02.02.2011 | Комментарии (0)

Башкортстан егете Удмуртиядә дан казанды


Риф Хәсәншин
28.12.2010
хәмидә гайфуллина

Сәнгать өлкәсендәге милләттәшләребез арасында профессиональ белгечләр байтак. Башкортстанда туып үскән, югары сәнгать белемен Уфада алып, Башкортстанның опера һәм балет театры сәхнәсендә хезмәтен башлаган Риф Хәсәншин шуларның берсе.
Риф Хәсәншин 1991 елда Ижауга килеп урнаша. Вараксино авылында мәдәният йортын җитәкли ул. Әмма ул моның белән генә чикләнми: муниципаль хорда җырлый, соңрак "Арсенал-бенд" оркестрына килә.

Шулай ук татар иҗтимагый үзәге оештырган чараларны, республикакүләм сабантуйларын, башка бик күп бәйрәмнәрне үзенчәлекле һәм бик кызыклы итеп алып баручы Риф Хәсәншинны бүген республикада ишетмәгән, белмәгән кеше юктыр. Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Риф Зиннур улы Хәсәншин тиздән үзенең юбилей туган көнен – 50 яшен билгеләргә әзерләнә.

Риф Хәсәншин тормышы турында җыр-моң тулы гомер дип әйтергә була. Ул барлык эшләрне дә җырлап башкара дисәк, бердә артык булмас. Дөрестән дә, ул үзенә йөкләгән һәр эшне, нинди булуына карамастан, чын күңелдән башкара. Ә шулай да сәхнәгә, җырга юлы кайчан башланган соң?

"Мине бакчага йөртмәгәннәр. Күрше абый белән утырганмын. Ул миңа рус җырын өйрәткән. Соңрак мәктәптә җырлый идем. Шулай итеп сәхнә тормышын сайладым”, ди Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Риф Хәсәншин.

Аның олы сәнгатькә юлы Башкортстанда опера театрында башлана. "Театрда күргән һәм өйрәнгән барлык белем Удмуртиягә килеп эшли башлагач, бик кирәкле булды”, ди ул.

Удмуртиянең дә бик күп сәхнәләрендә чыгышлар ясарга туры килде Риф Хәсәншинга. Ижауда шәһәр сабантуйларын күңелле итеп алып баручы ул. Шулай ук республикакүләм бәйгеләрне, тантаналы кичәләрне алып бару да Риф Хәсәншин җилкәсендә булды. Сәхнәдә көтелмәгән вазгыять килеп туган очракта да югалып калмый, елмаеп кына кирәкле сүз табып әйтә, яисә берәр мәзәк сөйләп, тамашачыны көлдереп ала.

Туган җире – Башкортстаннан ерак яшәсә дә, татар телен, халкыбызның гореф-гадәтләрен үтәп яши, аларны үзенең улларына да тапшырырга омтыла Хәсәншиннар. Рус мохитендә үскән егеткә, бүген – гаилә башлыгына, туган телен саклап калуда нәрсә ярдәм иткән соң?

"Әти-әни үз нәселеңне онытмаска өнди иде. Алар өйрәткәнчә яшәргә тырышабыз”, ди Риф Хәсәншин.

Гаиләсе дә тату-дус. Олы улы инде яшьләр театрында - артист, кече уллары аккордеонда уйный, ул киләсе елда тугызынчы сыйныфны тәмамлап, музыка көллиятенә укырга керергә ниятли. "Тормыш иптәшем сәнгать өлкәсендә эшләмәсә дә, аның да күңеле тулы җыр”, ди Риф Хәсәншин.

Риф Хәсәншин Владимир Михайлов җитәкчелегендәге Ижау шәһәр муниципаль хоры белән хезмәттәшлек итә. Шушы төркем белән танылган композитор Карл Дженкинсның тынычлык мессасында җырлады ул. Партитурадагы азанны башкаруны аңа бирделәр. Шулай итеп, Риф Хәсәншин башкаруында азан манарадан түгел, сәхнәдән яңгырады.
Мои файлы | Просмотров: 604 | Загрузок: 0 | Добавил: NazzyMi | Дата: 29.12.2010

татар дөньясы
Ижау балалар бакчасында "Каз өмәсе” үткәрделәр


"Каз өмәсе”ннән күренеш
10.12.2010
хәмидә гайфуллина "Азатлык радиосы" материалларыннан алынды

Татар халкының йолаларын, бәйрәмнәрен үсеп килүче буынга тапшыру юнәлешендә эшләү балалар бакчаларында, мәктәпләрдә мөһим гамәлләрнең берсе итеп санала. Шуңа да халкыбызның көзге уңыш, муллык китергән бәйрәмнәренә багышланган чаралар бу көннәрдә күпләп оештырылды.
Ижау шәһәренең 116нчы балалар бакчасында "Каз өмәсе”нә багышланган кичә биш ел элек үткәрелгән булган. Шуннан соң бу бәйрәм онытылып торган. Быелгы кичәдә чыгарылыш һәм олы төркемгә йөрүче нәниләр катнашты. Алар инде татарларның бу борынгы йоласы турында мәгълүмат туплап өлгергән. Рузилә исемле кызчык әбисеннән казларны күп итеп үстереп, каз өмәләре ничек үтүе хакында белгән.

"Канат сатам" уены
Балалар бик кызыксынып, ниндидер бер могҗизага ышанып, әлеге бәйрәмдә катнашты. Каз өмәсенә бакча хезмәткәрләре нәниләрнең әбиләрен чакырган. Алар балаларны җыр белән каршы алды. Алар белән төрле уеннарда да катнашты, биеде.

"Каз өмәсе” бәйрәме балалар күңелендә кызыклы һәм борынгы йола буларак калсын өчен бакча хезмәткәрләре бик күп алымнар кулланган. Алар кичә дәвамында малай-кызларга төрледән-төрле хәрәкәтле уеннар һәм җырлар өйрәткән. "Канат сатам” уенында нәниләр күпләп һәм теләп катнашты. Балалар нәкъ авыл урамындагы егетләр-кызлар кебек кара-каршы басып, кызык итеп такмаклар әйтте.

Рәсилә Гатауллина
Бу күренешне күзәтеп, Удмуртия татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Фнүн Мирзаянов авылда егетләрнең кызлар казларны юарга су буена киткәндә карап калуларын исенә төшерде. Үзенең дә кечкенә вакытында узышып-узышып канат сыпырулары хакында сөйләде.

Малай-кызларга төрле җырлы-биюле уеннар ошады. Балалар ул уеннарда бик теләп катнашты. Ә шулай да бәйрәмгә татар халык әкиятләре геройлары Шамкай белән Шукбайның килүе сабыйларга аеруча кызыклы тоелды.

Шулай итеп шәһәр мохитендә үсүче балалар борынгы йолаларыбыз турында бераз булса да мәгълүмат туплады.

"Каз өмәсе” бәйрәмендә катнашкан ата-аналар, әби-бабайлар мондый кичәләрнең кирәклегенә басым ясады. Алар, беренчедән, үзләренең яшь чакларын искә төшерсә, шул ук вакытта нәни оныклары белән бергә рәхәтләнеп күңел дә ачты. Шундый әүзем әбиләрдән Әлфия Рәҗапова, Айсылу Фазлыева булды. "Без оныкларыбызның татар гореф-гадәтләрен, йолаларын, мәдәниятен белеп үсүләренә бик шат”, дип бәйрәмнән сөенеп китте.

Ижау шәһәренең 116нчы бакчасында балаларны "Салават күпере” дип аталган програм нигезендә тәрбиялиләр. Киләсе сишәмбедә монда милли тәрбия бирү буенча бакча хезмәткәрләре үзләренең тәҗрибәсе белән уртаклашачак. "Башка уен-йолаларга нигезләнгән күренешләр белән бер рәттән "Каз өмәсе”н дә күрсәтергә әзерләнәбез”, дип уртаклашты татар теле белгече Рәсилә Гатауллина.

Удмуртия татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Фнүн Мирзаянов "Каз өмәсе"нә килгән кунаклар белән
язманы бастыр
дустыңа җибәр
уртаклаш:


фикерләр тәртибе:
фикереңне әйт (1)


фикерләр
кем: Алина кайдан: БР
11.12.2010 19:51
җавап бир
күз тимәсен Иҗауларга) сокланам, гореф гдәтләрне, йолаларны саклыйлар!!!
Мои файлы | Просмотров: 1168 | Загрузок: 0 | Добавил: NazzyMi | Дата: 11.12.2010 | Комментарии (0)

Статья взята с сайта http://www.azatliq.org/content/article/2207524.html
Мои файлы | Просмотров: 1322 | Загрузок: 119 | Добавил: NazzyMi | Дата: 04.11.2010 | Комментарии (0)

Заявка на участие в семинаре
Мои файлы | Просмотров: 770 | Загрузок: 96 | Добавил: NazzyMi | Дата: 14.03.2010 | Комментарии (0)

Информация о Сабантуе - 2010
Мои файлы | Просмотров: 861 | Загрузок: 137 | Добавил: NazzyMi | Дата: 14.03.2010 | Комментарии (0)

Газета Муслим № 19
Мои файлы | Просмотров: 909 | Загрузок: 189 | Добавил: NazzyMi | Дата: 02.07.2009 | Комментарии (1)

Газета Муслим № 18
Мои файлы | Просмотров: 963 | Загрузок: 145 | Добавил: NazzyMi | Дата: 02.07.2009 | Комментарии (0)

Газета Муслим № 17
Мои файлы | Просмотров: 614 | Загрузок: 132 | Добавил: NazzyMi | Дата: 02.07.2009 | Комментарии (0)

Татарский общественный центру Удмуртии Copyright MyCorp © 2024