Пятница, 29.03.2024, 14:27
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Меню сайта
Форма входа
Поиск
Календарь
«  Август 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Архив записей
Наш опрос
Нужен ли модуль FAQ?
Всего ответов: 19
Новости BBC
Полезные ссылки
Статистика
Татарский общественный центр УР toc.udm@gmail.com
Главная » 2009 » Август » 19 » Иманнын. дуслары
16:12
Иманнын. дуслары
Июль аенда Татарстанда үткәрелгән "Татар яшьләре коннәрендә” булып күп кенә яшьләр һәм җитәкчеләр белән очрашулар минем өчен зур бәхет булды. Шундый очрашуларның берсе "Идел” яшьләр үзәгендә иде. Аның җитәкчесе булган Миләүшә апа Шарапова һәм кайбер анда эшләүче яшьләр, аларның эшләре белән сезне дә таныштырып узам. 
 Яшьләр үзәгенең төп максаты -- чит төбәкләрдә яшәүче татар яшьләрен һәм балаларын җыеп. мөмкин булган кадәр аларны татар мөхитенә кертү.   Бу оешманы булдыру турында 1997нче елда үткәрелгән икенче Бөтендөнья татар конгресында сүз кузгалтыла. Ике ел вакыт узып киткәч кенә 2000нче елда дәүләт учреждениясе булган "Яшьләр үзәге”ИДЕЛ” үзенең эшен башлап җибәрә. Быел "Иделгә” 10 яшь!!! Алар берничә ел эчендә бик күп эш башкарганнар.Шулар арасында ел саен уздырыла һәм яшьләр көтеп ала торган "Татар яшьләре коннәре” "Милләтебез хәзинәләре” "Идел акчарлагы” чаралары бар. Ә Миләүшә апа әйтүенчә: "Иделнең алга таба да планнары шактый.Мәсәлән "Яшь татар лидерлары мәктәбе” "Идел буе халыклары фестивале” кебек зур күләмле чаралар үткәрү теләге бар. Иң моһим hэм зур хыяллары : татар балалары өчен ел дәвамында бертуктамый эшли торган заманча җиһазландырылган лагерь булдыру! Миләүшә апаның теләкләре изге, аларны тормышка ашыру насыйп булсын иде! Илнең кайсы гына ягыннан татар балалары "Иделгә” кунакка килсәләр дә Миләүшә апа аларны үз балалары кебек якын күрә. Ә шулай да аның газиз, иң яраткан кечкенә улы Әмир һәрвакыт әнисе янында. Шундый тәртипле ул үстерүче әни -- Миләүшә апа балалар бердәм булсыннар һәм сәләтләрен, мөмкиннекләрен яшермәсеннәр дигән теләк белән яши. 
"Иделдә” эшләүче Ләйсән Төхфәтуллина турында да әз генә язып узам. Биредә ул икенче генә елын эшли. 2007нче елда "Татар яшьләре көннәрендә” делегат булып катнаша һәм аннан соң "Иделдә” эшли башлый. Ул мәктәптә һәм университетта укыган вакытта староста була, форумнарда катнаша. Кечкенәдән үк биюгә өйрәнергә әнисе булыша, киңәшче һәм ярдәмче була. 2005нче елда үзенең "ТыЛсым” дигән коллективын оештыра. Нинди генә милләт биюен башкарса да-мин татар дип яши.
Ләйсән Бәдертдинова да әле күптән эшләми икән. Шулай да инде ул үз эшенә ияләнү генә түгел, эшен яратырга да өлгергән. Балалар белән эшләү, коллективның дус-тату булуы аның эшкә дәртен арттыра. Балалар һәм яшьләр белән татарча аралашу да аңа бик ошый. Туган телне өйрәткәне өчен ул әбисенә рәхмәтле."Иделгә” вакытында урнаша алаганы өчен сөенеп, эшен яратып эшли.
Мин "Идел” яшьләр үзәге белән әз генә вакыт булсам да, үземнең чын татар икәнлегемне тоеп, аңлап яшәдем. Илебезнең төрле почмакларында сибелеп яшәүче татар яшьләренең очрашуында аралашуында милли рух чагылуга сөендем. Югарыда исемнәре телгә алынган дусларым белән алдагы елларда да очрашулар насыйп булсын дигән теләктә калам.
Зөлфия Әһмәтова
Ижау шәһәре
Союз татарской молодежи УР "Иман"
8(3412) 631029
iman_izhevsk@mail.ru
Просмотров: 1015 | Добавил: Chiki | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 3
3 Гульфия  
0
Молодец, Зөлфия! Булдыргансың апаем! Татарча язуың өчен 5 куям үзеңә. Башка яшьлэребез дә татарча аралашсын иде дигән теләктә һәм өметтә калам

2 NazzyMi  
0
Комментарий языгыз !

1 NazzyMi  
0
О молодежи говорят и пишут охотно ,но тень прожитых лет иногда становится тормозящей ,а не ускоряющей силой. Призываем ломать стереотипы. Смелее на передовую прогресса , уважаемые молодые коллеги! Фнун Мирзаянов.

Имя *:
Email *:
Код *:
Татарский общественный центру Удмуртии Copyright MyCorp © 2024