Четверг, 18.04.2024, 06:16
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Меню сайта
Форма входа
Поиск
Календарь
«  Декабрь 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Наш опрос
Нужен ли модуль FAQ?
Всего ответов: 19
Новости BBC
Полезные ссылки
Статистика
Татарский общественный центр УР toc.udm@gmail.com
Главная » 2010 » Декабрь » 11 » Яңа сулыш
21:10
Яңа сулыш

18 декабрькөнне 11 сәгатътә 6 номерлы Ижау татар гимназиясендә милли-мәдәни чара үткәрелә."Яңа сулыш" дип аталган бу чарага 2011 елда балалары яки оныклары беренче сыйныфка барачак әти-әниләр һәм әби-бабайлар чакырыла. Удмуртия Татар иҗтимагый Үзәге гимназиядә үткәрелгән күчмә утырышта татар мөхитен гимназиядә көчәйтү турында карар кабул иткән иде. Бу чара гимназия мөдире Ахметова Гөлчәчәк Җәүдәт кызының. татар теле мөгалимәләренең , "Иман" татар яшләре берлегенең актив теләктәшлеге белән үткәрелә .Очрашуда һәвәскәр җыр һәм бию осталарының, җирле шагыйрләрнең чыгышлары һәм гимназия укучылары- ның һөнәрләре белән бергә татар җәмәгатьчелеге, әти-әниләрнең гимназиядә милли үсеш, алдагы елда күбрәк балаларны татар сыйныфларына җыю юллары турында мәсьәләне кую да күзаллана.

Фоторепортаж в разделе "Фотоматериалы" -> "Культурные мероприятия"

http://tocur.do.am/photo/1


Просмотров: 955 | Добавил: NazzyMi | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 2
2 Гайфуллина Хамида Харис кызы  
0
татар дөньясы
Ижау татар гимназиясенә укучылар туплау башланды

Гимназия җитәкчесе Гөлчәчәк Әхмәтова
26.12.2010
хәмидә гайфуллина

Мәктәпләрдә киләсе уку елына беренче сыйныфка балалар туплау башланды. Беренче сыйныфка укырга керәсе балалар саны киләсе елга да аз булуы сәбәпле, мәктәпләр үзләренә малай-кызларны җәлеп итү өчен төрле алымнар кулланып эш итә. Аеруча микрорайоннарда ата-аналар белән эшләүгә игътибар бирелә.
Татар гимназиясенә яңа уку елына милли сыйныфка укучылар җыюда Удмуртия татар иҗтимагый үзәге ярдәм итәргә ышандырды. Бу темага сөйләшү гимназиядә булып узган татар үзәгенең күчмә утырышында да барган иде. Ул вакытта кабул ителгән карарны тормышка ашыру ниятеннән 18 декабрьдә гимназиядә татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Фнүн Мирзаянов бер төркем сәнгать осталары һәм җирле авторларыбыз белән әдәби-музыкаль кичәдә катнашты.

Удмуртия татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Фнүн Мирзаянов
Гимназия җитәкчесе Гөлчәчәк Әхмәтова киләсе уку елына балалар туплау нияте белән сәнгать осталарын чакырган. Ата-аналарны, кунакларны гимназия белән таныштырганнар. Балалар өчен укулар инде ноябрьдә башланган. Алар белән махсус белгечләр шөгыльләнә.

Гөлчәчәк Әхмәтова бу көннәрдә киләсе уку елына укыту программасын төгәлләү, кадрлар туплау эше белән дә мәшгуль булуларын җиткерде.

Тик менә киләсе уку елында да татар теле 2004 елда расланган программа нигезендә бары өч сәгатькә кенә калачак. Дөрес, дәрестән тыш чаралар татар телендә уздырылачак. Кадрлар туплау мәсьәләсе дә тора.

“Гимназиядә балалар, ата-аналар белән очрашуларны, шундый әдәби-музыкаль кичәләрне ешрак оештырырга кирәк”, дип ассызыклап үтте Удмуртия татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Фнүн Мирзаянов. Инде киләсе атнада “Иман” татар яшьләре берлеге белән бергә татар сыйныфларында укучы балалар өчен гимназиядә Яңа ел бәйрәме оештырылачак.

Әлеге очрашуда гимназиянең татар һәм рус сыйныфларында укучылар арасында матур-матур шигырьләр язучы балалар булуы ачыкланды. Бу һәм шигърияткә һәвәс балалар белән җирле авторлар Ринат Баттал, Ибраһим Биектаулы, Гыймран Сафин шөгыльләнергә әзер булуларын белдерде.

Гимназия муниципаль уку йорты булып исәпләнә. Анда татар сүзе юк. Биредә балаларга татар теле генә укытып чикләнмичә, милли рухны саклап калу буенча ныклы эш алып барырга дигән теләктә татар иҗтимагый үзәге вәкилләре.

Татар гимназиясе элеккеге 20нче татар мәктәбе булган ике катлы бинадан шәһәрнең 38нче мәктәп бинасына күчерелде. Биредә гимназия укучылары һәм элек шушы мәктәптә белем алган ике төркем барлыкка килде. Аларны берләштерү, милли рухта белем һәм тәрбия бирү – иң мөһим мәсьәлә.


1 NazzyMi  
0
Фоторепортаж с мероприятия будет в фотоальбоме "Меню сайта"в полке "Новые мероприятия ТОЦ УР" после проведения мероприятий.

Имя *:
Email *:
Код *:
Татарский общественный центру Удмуртии Copyright MyCorp © 2024