Суббота, 20.04.2024, 06:38
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Меню сайта
Форма входа
Поиск
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Наш опрос
Нужен ли модуль FAQ?
Всего ответов: 19
Новости BBC
Полезные ссылки
Статистика
Татарский общественный центр УР toc.udm@gmail.com
Главная » 2011 » Май » 2 » “Яңарыш” - милли балкыш
08:59
“Яңарыш” - милли балкыш







"Яңарыш” - милли балкыш

«Яңарыш»ның туган көне - 1991 елның 4 март көне белән бәйле. Чөнки бу көнне газетаның беренче саны әзер булып, укучылар кулына барып ирешә. Шул вакыйгадан соң  20 ел узып та киткән. Әлеге уңайдан оештырылган төп бәйрәм тантанасы – 21 апрель көнне Тимерьюлчылар мәдәният йортында узды. Үзен милли җанлы шәхес итеп санаган һәр милләттәшебез өчен «Яңарыш»ның юбилее – көтеп алынган зур милли бәйрәмгә әверелде. Нәкъ менә шушы көннәрдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 125 ел булуы да кичәнең милли рухын тагын да куәтләде.

Бәйрәм кичәсен газетабызның  баш мөхәррире Ирек Илдус улы Шәрипов ачып җибәрде. Милли басмабызның беренче саннарының чишмә башында торучылар, якты дөньяны калдырып киткән каләмдәшләребез, бүгенге көндә актив эшләүче хезмәттәшләребез һәм хәбәрчеләребезнең барысы да искә алынды. Ул «Яңарыш»ның Удмуртия татарларының милли тормышында әһәмиятле урын тотканлыгын ассызыклады: "Ижау шәһәрендә татар-башкорт атналык гаилә газетасының оешуы очраклы хәл түгел. Чөнки күпмилләтле республикабызда 110 меңгә якын татарлар яши. «Яңарыш» - заманча басма. Газетаны дөньяга чыгаруда җитлеккән журналистлар коллективы хезмәт күрсәтә. «Яңарыш» республикабызда татар телендә эфирга чыгучы теле һәм радио тапшырулары белән тыгыз бәйләнештә тора. "Хәерле кич” телетапшыруының да 20 еллык тарихы бар. "Минем Удмуртия” каналында чыгучы татар тапшырулары көн саен диярлек милләттәшләребезне сөендерә”.

Балалар бакчаларында тәрбия алучы татар балалары укыган шигырь һәм җырлары басмабызның  20 еллык бәйрәменә эчкерсез олы бүләк буларак кабул ителде.

Удмуртиянең мәдәният, матбугат һәм мәгълүмат министры Дмитрий  Иванов та үзенең котлавында "Яңарыш” газетатасы эшләнлегенә югары бәя биреп: "Яңарыш”ның Татарстан журналистлар берлеге тарафыннан Россиядә татар телендә дөнья күрүче газеталар арасында ел саен уздырыла торган бәйгедә "Бәллүр каләм”гә 4 тапкыр лаек булуы - олы күрсәткеч”, - диде. Министр юбилей уңаеннан республика һәм дәүләт бүләкләренә, мактау грамоталарына лаек булган хезмәттәшләребезне дә бүләкләде. Шулар арасында «Яңарыш» газетасының баш мөхәррире урынбасары Рәмзия Габбасова, Удмуртия һәм Татарстан Язучылар Берлеклђре әгъзасы Ринат Батталов "Удмуртиянең атказанган журналисты” исемләренә лаек булдылар.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, татар халык шагыйре Роберт  Миңнуллинның әйткән сүзләре күпләрнең нечкә күңел кылларын тибрәткәндер: "Без бүген искиткеч мәгънәле кичәгә - "Яңарыш” газетасының 20 еллык юбилеена һәм Тукаебызның 125 еллыгын искә алуга җыелдык. Бу тантаналарның бер вакытка туры килүе дә символик мәгънәгә иядер. Милли яңарышыбызның башында Тукай тора. Ижауда электән үк милли тормыш бер урында тапталып тормады. Атаклы фронтовик язучы Флүр Мазунов, рәссам Рифкать Вахитовларның тормыш юллары Ижауга бәйле”, – диде шагыйрь.                                                                                                                                                                 Ул газета коллективына Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән Дәүләт Советының рәхмәт хатын һәм "Юбилей медале”н тапшырды. Шулай ук Татарстан Язучылар берлеге исеменнән "Яңарыш” редакциясенә иң җылы сүзләр җиткерде. Удмуртиянең халык язучысы Вячеслав Ар-Сергига багышланып язылган шигырендә шагыйрь удмурт-татар милләтләре дуслыгын чагылдырды. Бу көнне Ар-Серги үзе Габдулла Тукай  шигырьләрен удмурт телендә яңгыратты. Габдулла Тукай юбилеена Ижауда татар һәм удмурт телләрендә басылган шигырьләр җыентыгы дөнья күрү турында хәбәр итте.

Удмуртиянең Милли сәясәт министры урынбасары Ольга Царегородцева: "Яңарыш” 20 ел буена татар халкының бөек улы – Габдулла Тукай әйткән: "Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын” дигән сүзләргә тугры кала бирә”, - дип ассызыклады. Әлеге министрлык исеменнән милли тормышта активлык күрсәткән, "Яңарыш” газетасының үсешенә лаеклы өлеш керткән милләттәшләребезгә  Мактау грамоталары тапшырды. Удмуртия Журналистлар берлеге рәисе Людмила Прокошева, Удмуртия Язучылар берлеге рәисе Егор Загребиннарның чыгышларында да милли басмабызга карата җылы сүзләр һәм котлаулар яңгырады. Людмила Прокошева газетабызның баш мөхәррире Ирек Шәриповка "Һөнәри берләшмә алдындагы хезмәтләре өчен” Россия Журналистлар Берлегенең мактаулы билгесен тапшырды. Ә Егор Загребин Удмуртия һәм Татарстан Язучылар берлекләре арасында хезмәттәшлек җепләре урнаштыруга зур көч куюын истә тотып, Закуан Нуретдиновка рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Гөлназ Шәйхи: "Яңарыш” газетасының бер саны да безнең игътибардан читтә калмый, чөнки конгресска газетаның һәр саны да килеп тора. Елдан-ел Удмуртия татарларының милли басмасы сыйфат һәм эчтәлек ягыннан үсүен күрәбез”, - диде. Ул "Яңарыш” газетасы редакциясенә бүләкләр бирде, лаек булучыларга Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатларын тапшырды.

Удмуртия җирлегендә оешкан милли-дини оешмалар, алар исеменнән чыгыш ясаган Удмуртиянең Диния нәзарәте дә "Яңарыш” белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин Аллаһы Тәгалә биргән гомердән файдаланып калып, бу дөньяда изге эз калдырырга  кирәклегенә нәсыйхәт кылды.

Татарстанда дөнья књрњче "Мәйдан”, "Сөембикә”  журналлары хезмәткәрләре дә "Яңарыш” бәйрәмендә катнашырга теләк тә, вакыт та тапканнар.

"Сөембикә” белән "Яңарыш”ны уртак укучылар бәйли. «Татарстанның башкалабыздан иң еракта урнашкан районы - Әгерҗедәге укучыларыбызны да нәкъ менә Ижау шәһәре аша табабыз», - диделәр сөембикәлеләр.

Газетада баш мөхәррир булып эшләгән Амур Фәләх газетабызның тәүге саннарының нинди шартларда чыгуын искә алып: "Ижауда татар шрифты булмау сәбәпле, газетаның беренче саннарын Әгерҗе шәһәре типографиясендә җыеп һәм бастырып, тимер юл рельсларының мазутын һәм пычрагын җыеп, Ижау татарларына «Яңарыш»ны алып кайта идек”, - дип,  хәтерендә тирән уелып калган тарихи мизгелләрне яңартты.

"Татмедиа хезмәткәре Эльвира Әхмәтова әлеге агентлыкның җитәкчесе Марат Моратовның юбилей уңаеннан котлавын җиткерде. "Яңарыш”ның якын киләчәктә "Татмедиа” белән хезмәттәшлек итәргә ниятләре барлыгын хәбәр итте. Бу хезмәттәшлек газетабыз эчендә махсус кушымта барлыкка килүдән гыйбарәт булыр дип көтелә.

Әгерҗе районы башлыгы урынбасары Римма Гыйльметдинова һәм "Әгерҗе хәбәрләре” газетасының баш мөхәррире Рәмзия Зариповалар да үзләренең котлау сүзләрен җиткереп: "Әле бүгенгедәй хәтердә "Яңарыш”ның беренче саннарын чыгаруда безнең газетабыз хезмәткәрләре дә катнаштылар. Үз газетабыз белән бергә "Яңарыш” битләрендәге хаталарны төзәтүгә дә, аны бастыруга да мөмкин кадәр үз өлешебезне кертә идек. Быел "Әгерҗе хәбәрләре”нә - 80, ә сезгә 20 ел. 20 яшь – ул әле егет чак кына, ә 80 яшь – аксакаллар чоры. Аксакал газетабыздан егет басмага озын гомерле булуын телибез”, - диделәр, "Яңарыш”ка Әгерҗелеләр исеменнән җыр-моңнарын бүләк иттеләр.

Бу көнне бәйрәм рухы Тимерьюлчылар мәдәният йортының ишек алдында ук бөркелеп тора иде. Милләттәшләребез Милли музей оештырган Ижау татарлары тормышын чагылдырган күргәзмә белән таныштылар, моңлы-җырлы мохиткә күмелделәр, танышлары белән очраштылар, яңа дуслар таптылар. Кунакларны "Бәхет” ансамбле үзешчәннәре гармун моңнары, халык җырлары белән каршы алдылар. Әлеге чара Удмуртия татарларының бердәм булуын, ә "Яңарыш”ыбызның аларны бергә туплап торучы учак булуын раслады. Киләчәктә дә бу учакның җылысы кимемәс дип ышанып калабыз.

"Яңарыш”ны зурлап килгән һәрбер кунак та аның зур тиражлы булуын,  һәрбер кешегә җан һәм тән тынычлыгы теләп калдылар.

Газетаны чыгаруда, бастыруда, таратуда үз өлешен керткән һәрбер кеше бәйрәм кичәсендә игътибарсыз калмады. Аларның һәрберсе дә шәхси бүләкләргә лаек булдылар.

Редакциядән. Әлеге бәйрәмне оештыруга үзләреннән өлеш керткән Удмуртия Хөкүмәте җитәкчелегенә, Мәдәният, матбугат һәм мәгълүмат министрлыгына, Кузебай Герд исемендәге Милли музей хезмәткәрләренә, 6нчы татар гимназиясенә, Халыклар Дуслыгы йортына, "Иман” татар яшьләре берлегенә, Әгерҗе районы хакимиятенә, Ижауда иҗат итүче сәнгать төркемнәренә, "Тургай” халык ансамбленә (Воткинск шәһәре),  "Тугызбуй” ансамбленә, каләмдәшебез Әлфирә Низамовага, барлык иганәчеләргә тагын бер кат зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Туй үпкәсез булмый, диләр. Бәйрәм мәшәкатьләре, ыгы-зыгысы белән кемгәдер кадер-хөрмәт, игътибарыбыз да җитмәгәндер. Андыйлар каршында ихластан гафу үтенәбез.

Просмотров: 1224 | Добавил: NazzyMi | Рейтинг: 3.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Татарский общественный центру Удмуртии Copyright MyCorp © 2024