Пятница, 19.04.2024, 21:34
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Меню сайта
Форма входа
Поиск
Календарь
«  Октябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Архив записей
Наш опрос
Нужен ли модуль FAQ?
Всего ответов: 19
Новости BBC
Полезные ссылки
Статистика
Татарский общественный центр УР toc.udm@gmail.com
Главная » 2012 » Октябрь » 28 » Октябрь аенда УТИҮ яңалыклары
15:54
Октябрь аенда УТИҮ яңалыклары

 107 санлы "Энҗе" балалар бакчасында яңа тупланган татар төркемен тәкъдир итү чаралары үткәрелде. Бакчада дүрт төркемдә 98 бала тәрбияләнә. Бриллиант Рәфыйк кызы Абдрахманова җитәкчелегенләге тәрбиячеләр коллективы татар мөхитен балаларга җиткерү өчен бөтен көчләрен куялар. Биредә тарихый мирасны өйрәнү өстендә дә эзлекле эш алып барыла . Мәгариф комиссиясе кысаларында УТИҮ  хезмәттәшлек эшләрен  бакча җитәкчелеге, мәктәпкәчә балалар тәрбияләү үхәге белән даими эш алып барыла.

 УТИҮ идарә утырышында  танылган журналист Хәмидә  Харис кызы Гайфуллинаны  юбилей уңае белән тантаналы тәбрикләү үткәрелде. Милләт өчен янып , ялкынланып эшләгән   милләт кызы Хәмидәгә озын гомер, сәламәтлек , уңышлар телибез.

 "Бәхет" ансамбле гармунчысы Удмуртия атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Кәримовка 75 яшь тулды . Аны хөрмәтләү тантанасы иҗад сөючәләр белән  "Спартак" халык мәдәнияте йортында уздырылды.

 18 октябрь УТИҮ шәрәфле Президенты Мәсхүт ага Гаратуевның һәм аның тормыш иптәше Разыя апаның туган көннәре . Аларга озын гомер , ныклы сәламәтлек , балаларның, милләтебезнең уңышларына сөенеп яшәү теләп калабыз.

 23 октябрь Удмуртия Республикасының иң зур бүләге -- Мактау  Грамотасы кавалеры , УТИҮ  референты Абдуллина Алия Нәгыйм кызына  50 яшь. Шулай  киләчәктә  татар мәдәниятендә озак еллар эшләвен теләп калабыз.

 Корбан бәйрәменә багышланган чаралар күп район , шәһзрләрдә үткәрелде. Можга шәһәре  Камил Кубашев җитәкчелегендәге ТИҮ оештырган  "Корбан" ашы мәҗлесендә 100 дән артык милләттәшебез катнашты. Рәхмәт барыгызга да.

 Октябрь аенда Самар каласында үткәрелгән  "Түгәрәк уен" фестиваленә Удмуртия һәвәскәрләре җибәрелде.  Бу бәйгедә безнең конкурсантлар дипломант  булып кайттылар. Афәрин!

 Хәтер көннәре кысасында чаралар үткәрелде. Мәчетләрдә бабалар рухына дога кылу , зиратларда өмәләр үткәрү , ветераннар яныныа бару  һәм башка төрле дистәләрчә чаралар үткәрелде.

 28 октябрь "Иман" татар яшьләре берлегенең чираттан тыш исәп-сайлау җыелышы узды  , Яңа  шура , идарә  сайланды  Алдагы ике елга җитәкче  ИжГТУ  укытучысы  икътисади фәннәр кандидаты Фәйзуллин Ринат Вәсил улы сайланды. Уңышлар , бердәмлек телибез сезгә!

 УТИҮ  пресс-сәркатибе.

Просмотров: 750 | Добавил: NazzyMi | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Татарский общественный центру Удмуртии Copyright MyCorp © 2024