Четверг, 28.03.2024, 16:15
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Меню сайта
Форма входа
Поиск
Календарь
«  Сентябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Архив записей
Наш опрос
Нужен ли модуль FAQ?
Всего ответов: 19
Новости BBC
Полезные ссылки
Статистика
Татарский общественный центр УР toc.udm@gmail.com
Главная » 2011 » Сентябрь » 14 » Сентябрьдә УТИҮ эшчәнлеге
20:22
Сентябрьдә УТИҮ эшчәнлеге

  Яңа уку елы башлану уңае белән 12 сентябрь көнне Удмуртия халыклар дуслыгы йортында УТИҮ идарәсенең чираттагы утырышы уздырылды.  Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

       1*.6 татар гимназиясының яңа уку елын ничек башлавы һәм УТИҮнең гимназия белән теләктәшлеге. Информацияны УТИҮ Президенты Фнүн Мирзаянов җиткерде.Август аенда гимназияның актлар залын ремонтлау эшенә ярдәм күрсәтелде. Янгын чыгармау өчен куелган таләпләрне үтәү яңа уку елына гимназияне кабул итү комиссиясенең шарты иде .Гимназия мөдире Ахметова Гөлчәчәк Җәүдәт кызының мөрәҗәгате буенча ремонт эшләре УТИҮ ярдәмендә башкарылды. Идарә әгъзалары бу эшкә уңай нәтиҗә бирделәр . хуплау карары бертавыштан кабул ителде. Шулай ук утырышка Казан университетын тәмамлап үзе укып киткән гимназиягә эшкә кайткан Ижау кызы Ләйсәния Гатауллина чакырылган иде. Аңа УТИҮ Шәрәфле президенты Мәсхүт ага Гаратуевның куанычлы рәхмәте.сөенече җиткерелде һәм идарә исеменнән бүләкләр тапшырылды.  Ул үзенең эш планнары белән бүлеште.УТИҮ һәрдаим гимназияга ярдәм итәчәк.

     2*Чиләбе шәһәрендә 14--19 сентябр көннәрендә үткәрелгән Татар көрәше буенча Бөтенрусия чемпионатына Удмуртия командасын җибәрү. Мәглүмәтне Айрат Гайнетдинов җиткерде: 3 көрәшсе җибәрергә: Таһир Хуҗагалиев, Т Иван .Медңвеев Н.П. Карар: Команданы җибәрергә, 10000 сум акчалата ярдәм күрсәтергә. бертавыштан кабул ителә.

     3* Татар массакүләм мәглүмат чаралары турында. Бу теманы яктыртуда "Минем Удмуртия" теле-радио компания журналистлары Фәнзилә Салихова һәм Нәзир Нугуманов. "Яңарыш"гәҗите журналисты Ринат Батталов чыгыш ясадылар.  Кабул ителгән карар: октябрь аенда түгәрәк өстәл үткәрергә. аның форматын. вакыт һәм катншучыларн билгеләүне идәрага йөкләргә. Карар бертавыштан кабул ителде.

     4* Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт хаты җибәрү турында.  Мәглүматне Ф.Мирзаянов җиткерде 2009 елны Казан--Ижевск экспрессына "Батыр Фәрдетдин" исемен бирү тантанасында очрашканда Иҗау үзәгендә төзелүме мәчет турында  Р.Миңнеханов белән сөйләшү булгән иде (Мәчет рәсемле келәмне кабул иткәндә ул татар телле мәчетләр төзүнең әһәмиятен әйтеп узган иде) 2010 елны удмуртиядә \ткәрелгән федерал Сабантуй барышында мәчет хәлләре аңа һәм Удмуртия Президенты А.А. Волковка җиткерелде. Аллаһның рәхмәте белән ике президент та Үзәк мәчет төзелешенә ярдәм итәләр . Май аенда Удмуртия җитәкчесе А.А.Волков бер миллион сум җибәрде . ә инде Рамазан аенда Татарстан җитәкчесе Р.Н.Миңнеханов ике миллион ярым сумлык ярдәм җибәрде.Рәхмәт хатын татар телендә басарга һәм өч имза-Ф.Мухамедшин, Н.Каюмов, Ф.Мирзаяновтан тапшырырга.Хатны хупларга карар кабуөл ителде.

   5* Татар телен өйрәнү курсларын яңа уку елында оештыру турында.Кабул ителгән карар:  Үткән уку елында татар теле өйрәнү курсларына яхшы билге куярга .,1 октябрдан курслар оештырыга.Карар бертавышҗан кабул ителде.

   6* Перм шәһәрендә үткәреләчәк татар фольклоры фестивалендә катнашу турында. Мәглүматне Алия Абдуллина җиткерде. Балезин районыннан 6 кеше , башкаладан 4 һәвәскәр "Шатлык "төркеменнән. Милли министрлык финанс ярдәме  нә өмет әз, шуңа күрә "Яңарыш"  мөхәррире Рәмзия Габбасова " Форд- Дукат" микроавтобусын җибәрә .УТИҮ бензин өчен өч мең сум акча белән катнаша ала. Бөтен сумманы күтәрү якын арада мөмкин түгел.(Бу УТИҮ планында 2011 елга каралмаган) Бу мәс әләне ачык калдырырга .Милли сәяоәт министрына тагын мөрәҗәгат итәргә. (Завалин В.Н. соңрак кайтарырга тырышырмын дип әйтте)

 Утырышта 10 кеше катнашты. Ихтирамга лаек сәбәпләр белән М.Гаратуев .Х.Гайфуллина Р.Әхмәтвалиева, Г.Быкова ида\әра утырышына килә алмадылар.

УТИҮ 

Просмотров: 677 | Добавил: NazzyMi | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Татарский общественный центру Удмуртии Copyright MyCorp © 2024