Среда, 24.04.2024, 01:05
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Меню сайта
Форма входа
Поиск
Календарь
«  Декабрь 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Наш опрос
Нужен ли модуль FAQ?
Всего ответов: 19
Новости BBC
Полезные ссылки
Статистика
Татарский общественный центр УР toc.udm@gmail.com
Главная » 2010 » Декабрь » 31 » Татарча Ян.а ел каршылау
14:26
Татарча Ян.а ел каршылау
Ижау татар гимназиясендә чыршы бәйрәме үтте


Бәйрәмнән күренеш
30.12.2010
хәмидә гайфуллина

Ижаудагы татар сыйныфлары булган мәктәпләрнең бердәмлеген дәлилләп, балалар һәм укытучылар татар гимназиясенә чыршы бәйрәменә җыелды. Аны оештырырга Удмуртия татар иҗтимагый үзәге ярдәм итте.
Чыршы тирәсендә берничә кат түгәрәктә кулга-кул тотынып, төрле мәктәп балалары татар телендә чыршы, Кыш бабай турында җырлар җырлады. Бәйрәмне алып баручы гимназиянең татар теле укытучысы Рәсилә Габдрахманова һәм гимназия укучылары балаларга төрле уеннар тәкъдим итте. Балалар аларда рәхәтләнеп катнашты. Яңа ел маҗараларына, Кыш бабайга бәйрәмгә җыелган балалар ышанамы соң?

Гимназиянең дүртенче сыйныф укучысы Дамир бу сорауга рәхәтләнеп көлде, һәм инде Кыш бабайга ышанмавын, ә шулай да яңа ел бүләге көтүен җиткерде. Шәһәрнең башка мәктәпләреннән килгән балалар да, алар дүртенче-бишенче сыйныф укучылары, әлбәттә, Кыш бабайны әкият герое итеп күрә.

Гимназия укучылары инде яңа ел кичәсен уздырганнар. "Милли бәйрәмнәрдән тыш шундый гомуми кичәләр дә бик кирәк. Бәйрәмнәр балаларны берләштерә, аларга әзерләнү чорында укучылар өстәмә рәвештә ана телендә шигырьләр, җырлар өйрәнә”, дип уртаклашты гимназиянең татар теле укытучысы Лариса Закирова.

Элек шушындый гомуми уздырылган чыршы бәйрәмнәренә барлык мәктәпләрдә дә алдан зур әзерлек алып барыла, шуңа да балалар берүк җырларны өйрәнә, үзләрен күрсәтә ала иде. Хәзер дә шушы юнәлештә эшне алып барырга кирәк дигән фикерен җиткерде Ижау шәһәренең 55 санлы мәктәбенең ана теле укытучысы Рәмзилә Ганиева.

Бәйрәм күңелле, балаларның актив катнашында узды.
Просмотров: 1629 | Добавил: NazzyMi | Теги: Из сайта Азатлык радиосы автор Гайф | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Татарский общественный центру Удмуртии Copyright MyCorp © 2024