Пятница, 19.04.2024, 08:34
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Меню сайта
Форма входа
Поиск
Календарь
«  Апрель 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Архив записей
Наш опрос
Нужен ли модуль FAQ?
Всего ответов: 19
Новости BBC
Полезные ссылки
Статистика
Татарский общественный центр УР toc.udm@gmail.com
Главная » 2010 » Апрель » 23 » Удмуртиядә мәчетләр саны арта
17:55
Удмуртиядә мәчетләр саны арта

Соңгы елларда Юкамен районы авылларында дини йолаларыбызны үтәү буенча да алга китеш сизелә. Бу да үз чиратында, татар телебезне саклап калуда бер адым. Авыллардагы гыйбадәт биналарында балалар дин белемен генә алмый, әдәплек кагыйдәләрен өйрәнә, туган телен белүен камилләштерә.
Починки авылындагы борынгы мәчетне совет чорында клуб итеп кулланылган. Гыйбадәт бинасы булмау сәбәпле, дини йолаларыбыз күп гаиләләрдә үтәлми башланды.

"Асылыбызга кайту нияте Починки авылында яшәүчеләрне мәчет салу фикерен көчәйтте. Халык үзе дә тырышты, иганәчеләр ("Ихлас" фонды) ярдәм итте. Инде ерактан юлчыларның игътибарын ялтырап торган ярымайлы манара җәлеп итә", диде Рәвҗан Бикмансуров.

Мәчетнең урыны җайлы булуын, азан тавышы яңгыравы күңелләрдә сөенеч тудыра диделәр Люзия Нуралиева һәм Рәхилә Бузанакова. Алар авылда элек-электән мәчет булуын өлкәннәрдән генә ишетеп белә. Ханымнар ул бинада клуб булуын гына хәтерли.

Дин сабакларына мәчеткә балалар, яшьләр күпләп йөри икән. Теләгән һәр кешегә дини белемен арттыру өчен мөмкинлекләр бар.

Җомга намазына гыйбадәт бинасына без авылда булган көнне кеше күп килмәгән иде - әллә урамдагы пычрактан курыкканмы, әллә башка эшләр комачаулаганмы?

"Ә шулай да иман йортының булуы кешеләрнең холкы, тәртибенә тәэсире зур", дип билгеләп үтте Починки авылы мәчете имамы Нәдир Бузанаков.

Хәмидә Гайфуллина


Источник:http://www.azatliq.org/content/article/2021482.html

Бу язма "Удмуртия" телерадиокомпаниясе иж,ат торкеме Юкаменга барып кайткач язылган. 

Просмотров: 901 | Добавил: NazzyMi | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Татарский общественный центру Удмуртии Copyright MyCorp © 2024