Четверг, 18.04.2024, 07:21
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Меню сайта
Форма входа
Поиск
Календарь
«  Март 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Наш опрос
Нужен ли модуль FAQ?
Всего ответов: 19
Новости BBC
Полезные ссылки
Статистика
Татарский общественный центр УР toc.udm@gmail.com
Главная » 2011 » Март » 31 » УТИҮ ХХ еллыгын билгели
17:39
УТИҮ ХХ еллыгын билгели

Удмуртия татар иҗтимагый үзәге 20 еллык эшчәнлеген билгеләдеУдмуртия күләмендә оешкан татар милли хәрәкәте үзенең 20 еллыгын тантана итте. Ул татар иҗтимагый үзәгенең VIII корылтае буларак эшлекле рәвештә узды. Корылтайда үзәкнең 20 еллык эшчәнлегенә бәя бирелде һәм идарә әгъзалары сайланды. Үзәкне кабат Фнүн Мирзаянов җитәкләячәк.Удмуртиянең Халыклар дуслыгы йортына республиканың төрле төбәкләреннән татар оешмалары вәкилләре җыелды. Аларны милли киемнәрдән "Асылъяр» һәм "Сәйлән” төркеме кызлары каршы алды. Чара үтәчәк төп залда да милләттәшләребез саны байтак, чыгыш  ясаучылар да күп.Корылтайның сәнгать өлешендә чыгыш ясаячак балалар да тантана башлануын түземсезлек белән көтә.УТИҮнең  Шәрәфле Президенты Мәсгуд Гаратуев (ул инде тугызынчы дистәне тутырып килә), үзенең Удмуртия ТИҮнең VIII Корылтаенда һәм оешманың 20 еллык бәйрәмендә катнашуыннан шат. "Мин үзем тудырган "баланың” юбилеен билгеләп үтү тантанасында катнашуыма сөенәм”, диде Мәсгуд ага.

Юкамен районында гомер итүче татарлар иҗтимагый үзәк оешканчы ук "Ватан” җәмгыятенә берләшкәннәр иде. Алар да татар үзәгенә килеп кушылып, Юкамен районында татарларның үзаңын үстерү буенча бик күп эш башкарды.Нәдир Бузанаков:"Без бирегә килеп, чараларда катнашканда "Туган тел” җыры яңгыраганда күзләребездән яшьләр килә иде”, дип искә алды.Удмуртия татар иҗтимагый үзәге оешкач та, Удмуртиядә милли оешмалар белән эш итүче бүлек булдыруны таләп итте.Республиканың милли сәясәт министры урынбасары Ольга Царегородцева башта хакимият каршында милли эшләр буенча комитет, бераз соңрак милли сәясәт министрлыгы булдырылуын җиткерде.Удмуртия ТИҮ җитәкчесе Фнүн Мирзаянов үзенең чыгышының күп өлешен мәктәпләрдә татар телен укытуга, милли сыйныфларга балалар туплауга багышлады.Татар телен мәктәпләрдә фән буларак укытуны саклап калу өчен төрле министрлыклар һәм оешма җитәкчеләре белән очрашып, сөйләшүләрен җиткерде.Мәктәпләрдә татар сыйныфларын ачу җиңел генә бармады.Корылтай УТИҮ эшчәнлегенә бәя бирде ,киләчәккә планнар билгеләнде. Алар үсеп килүче буында халкы белән горурлану хисе, туган теленә мәхәббәт тәрбияләүдә этәргеч булыр дигән өмет зур.

Хәмидә Гайфуллина -мәкалә авторы

"Азатлык радиосы" сайтыннан кыскартып бирелде.

Корылтайдан репортаж "Фотоматериалы" бүлегендә биреләчәк

Фотоматериалы здесь: http://tocur.do.am/photo/viii_koryltaj/11

Просмотров: 687 | Добавил: NazzyMi | Теги: ХХ ел | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Татарский общественный центру Удмуртии Copyright MyCorp © 2024