Суббота, 20.04.2024, 05:41
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Меню сайта
Форма входа
Поиск
Календарь
«  Март 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Наш опрос
Нужен ли модуль FAQ?
Всего ответов: 19
Новости BBC
Полезные ссылки
Статистика
Татарский общественный центр УР toc.udm@gmail.com
Главная » 2011 » Март » 12 » Фәрит Мөхәмәтшин Ижауда булып китте
20:50
Фәрит Мөхәмәтшин Ижауда булып китте

11 март көнне Удмуртия башкаласы Ижауда кыска вакытлы визит белән Татарстан Республикасының Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәмәтшин булып китте. Ижау һава аланында аны һәм делегация составындагы башка иптәшләрне Удмуртия Дәүләт Советы рәисе Александр Васильевич Соловьев каршы алды. Кунакларны рәсми каршы алу Удмуртия Халыклар Дуслыгы йортында булды. Каршылаучылар арасында Удмуртия Республикасының милли сәясәт Министры Завалин Владимир Николаевич, Халыклар Дуслыгы йорты мөдире Шуклин Алексей Владимирович . Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Шәрипов Ирек Илдус улы. Удмуртия Татар иҗтимагый Үзәге президенты  Фнүн Гавас улы Мирзаянов, "Иман" Татар яшьләре Берлеге рәисе Гөлназ Назим кызы Нургалиева һ.б. иптәшләр бар иде .Милли киемдәге егет-кызлар .төрле телләрдә сәламләп, кунакларны җырлап, биеп каршыладылар. "Кунакчыллык" билгесе дип саналган шәрапләр тәкъдимен Татарстан кунаклары катгый кире кактылар. "Без мондый нәрсәләрне кулланыштан чыгарып киләбез" дилеләр, ә никахлашу залын бик кызыксынып карадылар. Бина белән танышкач, мөдир бүлмәсендә эшлекле сөйләшү булды. Удмуртия парламенты җитәкчесе: Президентыбыз Александр Александрович Волков тәкъдиме буенча бу затлы залда тик беренче тапкыр никахлашучылар гына теркәлә- дип кунакларны гаҗәпләндерсә. Фәрит Мөхәмәтшин үзе яхшы белгән Тубылов Валентин Кузмичка.  Гаратуев Мәсхүт Вахит улына . Каюмов Нәгыйм Баян улына сәлам тапшырып, үзенең яхшы хәтерле һәм киң күңелле икәнен күрсәтте. Шәһәр үзәгендә төзелгән мәчет турындагы Фнүн Мирзаяновның хәбәрен бик кызыксынып белеште.

Просмотров: 802 | Добавил: NazzyMi | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Татарский общественный центру Удмуртии Copyright MyCorp © 2024