6 март 12 сәгатьтә Ижау каласындагы Халыклар Дуслыгы йортында Удмуртия җөмһүриятенең "Иман" Татар яшьләре Берлеге чираттагы Корылтаен уздырды. Корылтайга Удмуртия шәһәрләреннән Берлек бүлекчәләре вәкилләре җыелган иде. Корылтай эшендә Удмуртия Республикасының яшьләр сәясәте буенча Министр урынбасары Сорокин Максим Геннадьевич һәм татар милли оешмаларның җитәкчеләре катнаштылар. Соңгы ике елда эшләнгән эшләргә йомгак ясалды. Идарә рәисе Гөлназ Назим кызы Нургалиева чыгышы электрон таблода күрсәтмә материаллар белән дәлилләп барылды һәм бертавыштан хупланды. Берлеккә яңа булекчә итеп Сарапул шәһәре Татар яшьләре берлеге кабул ителде. аның рәисе итеп 27 яшьлек Руслан расланды . Вәкилләрнең чыгышларында милләтнең киләчәге , тел, мәгариф, мәдәният үсешенә кагылган мәсьәләләргә киң урын бирелде. Воткинск шәһәре бүлеге идарә рәисе Айрат Газимҗановның чыгышы аеруча игътибар җәлеп итте.Алар Интернет челтәре аша туган тел өйрәтү системасын тормышка ашырдылар, 12нче мәктәптәге татар сыйныфы эшенә актив ярдәм итәләр. спорт уеннарына яшьләрне җәпеп итәләр, дин һәм әхлак юлына багышланган чараларны оештыралар. "Яңарыш" гәҗите битләрендә яшьләргә багышланган материаллар даими чыгып килә. Гомумән. Удмуртия татарлары тормышын күтәрүдә, яктыртуда аларның роле бик зур. Милли оешма җитәкчеләре үзләренең чыгышларында бу турыда горурланып әйттеләр. Корылтайда яңа идарә һәм Шура сайланды . Комиссияләр расланды.УТИҮ җитәкчесе Фнүн Мирзаянов әйткәнчә. милли эштә монополия юк, һәр оешмага , һәр милли җанлы кешегә эш җитәрлек.Яңа составка зур уңышлар телибез. Удмуртия Республикасының "Иман" Татар яш ләре Берлеге
|