Пятница, 19.04.2024, 15:31
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Меню сайта
Форма входа
Поиск
Календарь
«  Октябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Наш опрос
Нужен ли модуль FAQ?
Всего ответов: 19
Новости BBC
Полезные ссылки
Статистика
Татарский общественный центр УР toc.udm@gmail.com
Главная » 2013 » Октябрь » 12 » Яңа уку елыНА багышлап.
15:36
Яңа уку елыНА багышлап.

 2013-2014 уку елы  Русия дәүләтендә мәгариф үзгәртү вәзгыяте белән башланды. Бердәм Дәүләт  имтиханы тирәсендә барган ыгы-зыгы төтененә яшереп милли телләрне читкә этәргә омтылу ачык күренде. Авыл җирлегендә урнашкан мәктәпләргә дәүләт стандарты  таләп иткән :"Сыйныфтагы балалар санын" тәэмин итү мөмкинлеге гамәлдә мөмкин түгел дияргә була. Димәк, милли сыйныф ачарга нигез юк. Шул ук хәл шәһәр мәктәпләрендә дә күренә.Укытучылар ата-аналарга милли телне балаларга өйрәтү кирәклегенә инандыра алмыйлар. Ижау шәһәрендәге 12,55 мәктәпләрдә күп ата-аналар балалары инглиз теле, математика , информатика кебек фәннәрне көчле биргән сыйныфларга бирергә тырышалар, ә ул сыйныфларда күп милләт балалары милли туган телләрне искә дә алмыйлар. Яңа федераль канун милли мәгарифне "онытырга" мөмкин . Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бу канунга төзәтмәләр кертү мотлак иткән белдерү ясады .УТИҮ үз фикерен шулай ук җитештерде . Удмуртия кануннарын кабул иткәндә УТИҮ мөрәҗәгатен Сударикова Н.А. күзаллавын җиткерде. Шул ук вакытта Татар иҗтимагый Үзәге татар телен өйрәнү курсларын киңәйтү өстендә эшен дәвам итә. Матди кыенлыкларга карамастан,  яңа уку елында татар телен өйрәнү курслары  Ижауда Халыклар дуслыгы йортында , Муса Җәлил китапханәсендә , Камбарка районы Кама һәм Шолья поселокларында башланды.Ягъни, телне саклау халкыбызның, җәмәгатъчелекнең, шул исәптән татар мәчетләренең зур бурычы һәм мөмкинлеге дип әйтү дөрес булыр. Бөтен могалимнәрне яңа уку елы башлану һәм укытучылар көне уңаеннан кайнар тәбрик итәм, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете , эшегездә уңышлар телим.

 УТИҮ президенты Фнүн Мирзаянов.

Просмотров: 839 | Добавил: NazzyMi | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Татарский общественный центру Удмуртии Copyright MyCorp © 2024