1 февраль көнне Удмуртия Халыклар дуслыгы йортында татар мәдәни коллективларның үзара күрешү тантанасы булып үтте.Саф татар телендә узган бу чарада кечкенәләр һәм өлкәннәр бергә чыгыш ясадылар.Бу чараны әзерләүдә татар җәмәгатъчелеге вәкилләре Лариса Гайнетдинова , Гүзәл Шакирова, Алия Абдуллина һәм ансамбль җитәкчеләре зур тырышлык күрсәттеләр. Чараны үткәрүгә Халыклар дуслыгы йорты коллективы ярдәм итте.УТИҮ идарәсе 1500 сум күләмендә матди ярдәм күрсәтте. Бәйрәм турында тулы мәгълүматләрне "Яңарыш" гәҗитеннән һәм татар теле-радиотапшыруларыннан табарга мөмкин. УТИҮ исеменнән чараны оештыруга , артистларны катнашуга җәлеп иткән үзэшчәннәргә барлык активистларга рәхмшт белдерәм. УТИҮ президенты Фнүн Мирзаянов
|