Суббота, 20.04.2024, 01:36
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Меню сайта
Форма входа
Поиск
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Наш опрос
Нужен ли модуль FAQ?
Всего ответов: 19
Новости BBC
Полезные ссылки
Статистика
Татарский общественный центр УР toc.udm@gmail.com
Главная » 2011 » Декабрь » 15 » Көрәшчеләр бәйгесе
22:13
Көрәшчеләр бәйгесе

 12-14 декабрь тугандаш Башкортстан башкаласы  Уфа Рәсәй төбәкләреннән көрәшчеләрне җыйды.Рәсәй Федерациясының  милли спорт төре"Көрәш" федерация - сы илкүләм чемпионат һәм беренчелек үткәрде. Татар-башкорт көрәше киң колач җәйгән утыз өлкә һәм республикалардан берничә йөз батыр рәсәйкүләм бәйгедә бил алышып. көч сынаштылар. Алар арасында дөньякүләм танылган батырлар да .берече җиңүләрен күтәреп килгән яшүсмерләр дә күпләр. Тастымал белән көрәшү спорт төрен киләчәктә олимпия уен төренә кертү артыннан йөргән җитәкчеләр. ата-бабалардан килгән шушы искиткеч мирасны саклау һәм үстерү өстендә күп уңышларга ирешкәннәр. Шушы чемпионатны оештыручылар исемлегенә күз салсак:Башкортстан Республикасы хәкимияте,Русия Федерацисы "Көрәш" милли спорт федерациясы. Башкортстан Республикасының яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы. Башкортстан "Көрәш" федерациясы. күп төрле иганәчеләрнең булуы бу бәйгегә бирелгән әһәмият турында сөйли ,  ә җанатарлар арасында   халык җырчысы Салават Фәтхетдиновның ике көн буе армый-талмый көч бирүе, мәктәп-техникумнардан килүче оешкан төркемнәрнең күплеге милли көрәшнең киләчәге өметле икәнен дәлилли. Уфа шәһәренең биек тау башында урнашкан "Динамо" спорткомплексы күп төрле ярышлар ,физик тәрбия бирү өчен бик уңайлы төзелгзн. Монда  яңа тәпи баскан балаларын ияртеп килгән әти-әниләрне дә чал чәчле ветераннарны да.матурлык өстәргә тән саулыгын ныгыту артыннан йөргән яшь -җилкенчәкне дә һәр адымда күрәсең. Әмма бернинди дә чират. ыгы-зыгы юклыгы бу бинаның эшмәкәр урын икәнен дәлилли. Өч көрәш келәме урнаштырылган залда спортчылар өчен дә, тамашачылар өчен дә урын җитәрлек иде. Сәламәтлек саклау системасының яхшы оештырылуы. казыйларның күмәк эшләве,хәрәмләшүгә юл куелмавы ачыктан -ачык күренеп  тора.Ике көн тыгыз график шартларында вакыт сизелми дз үтте. Көрәшчеләр йәм тренерлар өчен белем арттыру,башкаларны күрү,өйрәнү мәмкинлеге  зур әһәмияткә ия булуын әйтеп үтәргә кирәк.  Катнашучы ярышчылар арасында иң күп санлылар Башкортстан ,Татарстан .Чиләбе өлкәсе Пермь крае.Чувашстан булсалар ,иң ерактан килүчеләр Алтайдан. Тыва , Карачәй-черкес. Ханты-мансий, Калининград өлкәләреннән иде.Безнең Удмуртия көрәшчеләре сан ягыннан күп булмасалар да үзләренең .максатчан һәм осталык белән тәртип бозмауны тигез алып бару белән аерылып тордылар.Нәтиҗәдә дөнья чемпионы титулын йөрткән батырыбыз Таһир Хуҗагалиев 100 килодан авырлар категориясында өченче урынны яулады. 1 урынны  Татарстан егете Галимов Иль яс. икенче урын Башкортстан егете Сабанов Юрий яуладылар. Яшүсмерләребез. 50.55.60 килограмм категориясендә көрәшеп. командалар арасында финалга уттеләр.Көрәшчеләрнең саны,җыйган баллары суммасында  беренче урын татарстанлыларда ,ә икенче урын бәйге хуҗаларына туры килде (Удмуртия 11 урынны яулады)

 Бәйгедән кайтканда хаталар өстендә эш тә, киләчәккә планнар кору да. команда тренеры Медведев Николай Петрович әйтмешләй. "эшләргә дә,эшләргә кирәк" девизына сыядыр. Ә үземә килсәм.күптән түгел 6 гимназиядә уздырган көрәш ярышында көч сынашкан малайлардан башлап, мәктәп .һөнәри мәктәпләр,югары уку йортлары белән тыгых элемтә урнаштырырга. көрәшчеләр әзерләү системасының финанс нигезләрен көчәйтергә кирәклеге, юкса, сабантуйдан-сабантуйга приз кайгырту белән генә бу мирасның усә алмавын уйлап кайттым. Һәр төбәктә көрәш спортына зур игътибар биргәндә генә көрәшне мавыктыргыч тамаша итеп тә. көч арттыру тәрбиясе итеп тә буладыр.

 Ф.Мирзаянов (Команда ТОЦ УР ездил на многодневные соревнования в г. Уфа на наемном микроавтобусе Руководитель делегации президент ТОЦ УР Мирзаянов Ф.Г. Капитан команды - Заслуженный тренер УР Медведев Николай Петрович)

 

Просмотров: 4097 | Добавил: NazzyMi | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 KevinRix  
0
Hello dear friend, I would like to offer placement of your link (or links) on different platforms of the internet such as: forums, blogs, comments and much more. . .

Increase your Visibility Boost Your Seo Rank - Get Organic Traffic From Google. Ranking in Google isn’t hard. All you need is a healthy number of backlinks from referring domains that have authority and trust in Google’s eyes.

This Backlinks Service Benefits:

1. Easily get Google rankings

2. Get a lot of traffic from Google

3. You can earn from the website in different ways

4. Increase Domain Authority (DA)

Quality guaranteed !

PRICE - 10$

WebSite - http://traffic-for-your.site/

Имя *:
Email *:
Код *:
Татарский общественный центру Удмуртии Copyright MyCorp © 2024