
Ижау шәһәрендәге 116ны балалар бакчасында милли чаралар даими
үткәрелә. Удмуртия Татар иҗтимгый Үзәге идарәсе әгъзасы Гатаул - лина Рәсилә Илтатар кызы күп еллар шушы бакчада чын татар җанлы балалар тәрбияли. Ана телен өйрәнү. милли әдәбият. мәдәни чаралар нәниләр өчен мавыктыргыч итеп уздырыла.Бакча җитәкчесе Ольга Ивановна татар мөхитен саклау һәм үстерү өчен бөтен шартларны да тудыра, һәрбер чарада да үзе катнаша .Мондый бәйрәмнәрдә шәһәр, район балалар тәрбияләү бүлекләре җитәкчеләре дә теләп катнашалар. УТИҮ алар бәлән кулга-кул тотынып эшли. уңай нәтиҗәләргә рәхмәтен җиткерә Бу бакчаның үрнәк методикасы еш кына ачык дәрес рәвешендә яки гамәли конференцияләр кысасында тәҗрибә уртаклашу үзәге эше итеп тә кулланыла.Мәгарифъ һәм фән министры урынбасары Суворова Зоя Витальевна, милли мәгарифъ белгече Гай- сина Әлфия Равил кызы балалар бакчаларында милли тәрбия бирү
өчен шулай ук зур ярдәм күрсәтәләр.2 нче декабрь 16 сәгаттэ "Каз өмэсе" дип аталган кызыклы чара үткәрелэ .Чара турында фоторепортаж 3 декабрьда куелачак.







|