Октябр аеның башы вакыйгаларга мул булуы белән аерылып тора. 1 октябрь көнне "Спартак" халык иҗаты йортында "Бәхет" үзэшчәннәре чираттагы тамаша белән чыгыш ясадылар. 6 сы көнне Воткинск каласында "Тургай" ансамбле Габдулла Тукай юбилеена багышланган мәдәни чара уздырды. 8нче октябрь Можга ТИҮ бүлеге мөселман зиратында өмә үткәрде. 9 октябрь "Иман" татар яшләре берлеге чираттан тыш корылтай үткәрде .Гөлназ Нургалиева рәис вазыйфасыннан китү уңае белән яңа рәис һәм яңа идарә сайланды. 10 октябрь УТИҮ 6 гимназиядә идарә күчмә утырышын үткәрде.Тулы мәглүмат "Публикаии"бүлегендә биреләчәк.14-15 октябрь Казан каласында БТИҮ нең чираттагы Корылтае планлаштырылган. Интернет челтәреннән тулы хәбәр алырга мөмкин. 17 октябрь 12-30да 6 гимназияда(Ижау каласы. Депутатская урамы ,40а) К.Тинчурин театры Г.Тукайга багышланган спектакль куячак. УТИҮ
|