Среда, 24.04.2024, 08:15
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Меню сайта
Форма входа
Поиск
Календарь
«  Октябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Наш опрос
Нужен ли модуль FAQ?
Всего ответов: 19
Новости BBC
Полезные ссылки
Статистика
Татарский общественный центр УР toc.udm@gmail.com
Главная » 2013 » Октябрь » 19 » Мәсхүт ага Гаратуевка 85 яшь
13:59
Мәсхүт ага Гаратуевка 85 яшь
Удмуртиянең мәшһүр татары Мәсгут Гаратуевка 85 яшь

18 октябрьдә Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең беренче рәисе Мәсгут һәм аның тормыш иптәше Разыя Гаратуевлар гомер бәйрәмнәрен билгеләде.


хәмидә гайфуллина

18.10.2013
Т
атар халкы яшәгән күп төбәкләрдә Мәсгут Гаратуев исеме яхшы таныш. 1980-90нчы елларында Мәсгут әфәнде, үзе әйтүенчә, җан тартуы буенча милли хәрәкәткә кушылган. Ул тиз арада Удмуртия күләмендә татар оешмасын булдырды. Удмуртия ТИҮ ун ел дәвамында җитәкләде дә.

Милләттәшләребезнең үзаңын үстерүдә, туган телебездә укытуда, милли тәрбия бирүдә, мәгълүмат чараларын булдыруда, мәдәниятебезне үстерү юнәлешендә әйдәп баручы булды Мәсгут Гаратуев. Куелган максатына ирешү өчен төрле биеклектәге киртәләрне үтәргә, төрле кабинетларда утыручы чиновникларның каршылыклы фикерләрен үзгәртергә туры килде аңа. Әмма Мәсгут әфәнде беркайчан да тукталып кала торганнардан түгел. Куелган максатына үзе дә иреште, башкаларны да шуңа өйрәтте.

Республика мәктәпләрендә ике дистә ел элек ТИҮ җитәкчесе Мәсгут ага Гаратуев укытучылар табып, алар белән бергә татар гаиләләреннән балаларны милли сыйныфларга туплады. Балалар бакчаларында татар төркемнәренә сабыйлар җыелды.

Мәсгут Гаратуев (с), Нәзирә Касимова, Фнүн Мирзаянов Халык белән элемтә булдыру, милли хәрәкәтнең
эшләре хакында җиткерү максатыннан Удмуртиядә беренчеләрдән булып татар милли мәгълүмат чараларын булдыруга да күп көч куйды. 1989 елда "Очрашу” радиожурналы эфирга чыкты, 1991 елның гыйнварыннан телевизион "Хәерле кич”, март аеннан "Яңарыш” газетасы барлыкка килделәр.

Үз милләтенең язмышы өчен борчылып, онытылып килгән телебезне саклап калу, үстерү һәм кечкенәдән балалар күңеленә милли рух сеңдерү өчен кайдан көч туплаган Мәсгут әфәнде Гаратуев. Нинди мохиттә тәрбияләнгән соң ул?

Мәсгут Гаратуев - төп Ижау кешесе, бу нәселгә ике йөз ел. Мәсгут әфәнденең оныгы Шамил - Гаратуевларның алтынчы буын вәкиле. Нәсел башында Галәветдин бабалары тора. Аның турында архивларда мәгълүматлар теркәлмәгән. Ә менә Галәветдин бабасының улы Галләм 1841 елда туган. Заводта мастер булып эшләгән. XIX гасырның азагында Ижау шәһәрендә чума чиренә каршы Галләм бик актив катнашкан, аңа медаль дә биргәннәр.

Галләм бабасы татарлар күмәкләшеп урнашкан татар бистәсендә яшәгән. Бистәдә гореф-гадәтләребезне үтәп яшәү өчен башлангыч мәктәп, ике мәчет, татар зираты булган. Гаиләдә алты бала – биш кыз һәм бер ир бала булган. Шушы ир бала Вахит - Мәсгут әфәнденең әтисе була инде. "Ул ачык йөзле, юмарт, матур кеше иде. Ул революциядән соң шәһәрдәге "Свободный дом" дип аталган оешмага йөргән. Биредә кыллы оркестрда уйнаган. Музыкаль белеме булмаса да, әтием бик матур итеп мандолинада, әргәндә, фортепианода уйный иде”, дип сөйләде Мәсгут әфәнде.

Мәсгут ага Гаратуевлар нәселенең шәҗәрәсен дә төзегән. Анда Гаратуевларның алты буын вәкилләре китерелә. Мәсгут аганың әтисе Вахит төп Ижау кешесе булса, әнисе Нәгыймә апаның нәсел тамырлары Әгерҗе төбәгенең данлы Бубый авылына барып тоташа. Әнисенең туганы - Габдулла абыйсы биш китап язып калдырган. Аның кулъязмаларын Нәгыймә апа 70 ел сандык төбендә саклаган. Габдулла абыйсының тууына йөз ел тулу уңаеннан аларның берсен Казанда бастырып чыгарырга мөмкинлек тапты Мәсгут ага.

Мәсгут ага Ижауда татар бистәсендә бабаларының төп йортында Дүртенче урамда туган. Әмма үткән гасырның 30 елларында анда газ заводы төзелеше башланып, аларга күчәргә туры килгән. Балачагы, яшьлек еллары Красина урамында узган.

Мәсгут Гаратуев хатыны Разыя ханым белән Мәсгут Гаратуев милли рухта тәрбияләнә. Шуңа да
тормыш иптәше итеп татар кызын сайлый, Разыя ханым бер-берсен яратышып никәхлашалар. Алар инде 58 ел бергә яшиләр. Кавышканда биргән вәгъдәләренә тугры калып, балаларына, оныкларына милли рух сеңдерү Гаратуевлар гаиләсенең иң беренче максаты булып тора. "Ассимиляциянең котырган вакытында кызлары Лилия һәм уллары Моратны милли җанлы итеп тәрбияләдек. Хәзер үз тормышларында да гореф-гадәтләрне саклап яшиләр. Оныкларыбыз да татарча яза, укый, сөйләшә. Без горурланып яшибез, бездән соң калалар чын татар кешеләре”, диде Мәсгут әфәнде.

Гаратуевлар гаиләсенең җәмгыятьтә, иҗтимагый хәрәкаттә кылган гамәлләре, изгелекләре бик күп гаиләләр өчен үрнәк. Гаратуевларның дүрт оныклары бар. Кызлары Лилиянең ике баласы да Татарстанның Әгерҗе шәһәрендә ана телендә белем алды. Уллары Моратның ике баласы да Ижауда татар гимназиясендә туган телебезне өйрәнде. Алар барысы да ана телендә бик иркен аралаша. Инде оныкларының да сабыйлары бар. Аларны да милли рухта тәрбияләү өлкән буынны сөендерә. Ә бу хисләр буш урында барлыкка килмәгән. Мәсгут әфәнде күпләп татар халкы тарихы, мәдәнияте, сәнгатенә багышланган китаплар туплаган. Нәкъ шушы Садри Максуди, Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый һәм башка танылган татар улларының тормыш юлы, язмышы, аларның әсәрләре балалары, оныклары күңелендә милли рух тәрбияләргә ярдәм иткән. Оныкларын кечкенәдән татар җырларын тыңлатып, аларга иншалар яздырып, шигырьләр өйрәтеп үстергән өлкән буын. Гаратуевларның архивында оныкларын кечкенәдән яздырган тасмалар саклана.

  Материал "Азатлык радиосы" сайтыннан алынды

Просмотров: 823 | Добавил: NazzyMi | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Татарский общественный центру Удмуртии Copyright MyCorp © 2024