Хөрмәтле Игра районында яшәүче милләттәшләребез!
Сезне
Удмуртиядә яшәүче татар – башкорт халыклары исеменнән яңа яз бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез! Туган
телебезне, җыр-моңнарыбызны, тарихыбызны, гореф — гадәтләребезне саклап
килүегез өчен сезгә зур рәхмәтләребезне
җиткерәбез. Күпмилләтле Игра
халкы арасында сез үзегезнең хезмәтегез,
кунакчыл, сабыр холыклы булуыгыз белән
ихтирам яуладыгыз.
УТИҮ мәдәни десанты Играга сәфәр чыга. ( "Асыляр" , "Бәхет"Һәвәскәрләре автобуста.)
Сезгә корычтай
сәламәтлек, гаилә бәхете, эшләрегездә уңышлар телибез. Киләчәктә милләтебез хәзинәләрен
кадерләп сакларбыз, телебезне, җыр- биюләребезне, Сабантуй, дини
бәйрәмнәребезне югалтмабыз дигән тирән ышанычымны белдерәм. Без сезне яратабыз,
республика милли чараларга чакырып
калабыз. Член Совета по делам национальностей при
Президенте УР, Президент
ТОЦ УР Мирзаянов Ф.Г.
|