Пятница, 29.03.2024, 15:14
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Меню сайта
Форма входа
Поиск
Календарь
«  Февраль 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
2425262728
Архив записей
Наш опрос
Нужен ли модуль FAQ?
Всего ответов: 19
Новости BBC
Полезные ссылки
Статистика
Татарский общественный центр УР toc.udm@gmail.com
Главная » 2014 » Февраль » 9 » Татар теле буенча олимпиада
20:30
Татар теле буенча олимпиада
Удмуртиядә татар теленнән олимпиада узды

Удмуртиядә салкын һава сәбәпле мәктәпләр ябылып торса да, татар балалары ана теленнән республика күләм олимпиадага җыелды. Җиңүчеләр Казанда узачак зур бәйгегә әзерләнә.Олимпиадада 20 бала катнашты
                                                                                                                                   хәмидә гайфуллина

02.02.2014
У
дмуртия башкаласы Ижауда татар теле һәм әдәбиятыннан республикакүләм олимпиада узды. Атна буена республикада көннәр бик салкын булды. Кайбер районнардә температура хәтта минус 36 дәрәҗәгә төште. Пәнҗешәмбе республикада иң суык көн булу сәбәпле мәктәпләрдә укулар да булмады. Әмма мәгәриф министырлыгында татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиаданы билгеләнгән көннән кичектермәскә дигән карарга килгәннәр.

Туган телен камил белгән егерме бала фәнни бәйгедә катнашты. Республиканың төнъягында урнашкан Балезино төбәгенең Кистем һәм Падера авыллары мәктәпләреннән дә укучылар салкыннан курыйкмыйча ике йөз чакрым юлны үтәргә батырчылык иткән. Олимпиада башланыр алдыннан килеп җитте алар.

Балаларны грамматика биремнәре куркытмый. Ижауның алтынчы санлы этномәдәни компонентлы гимназия укучысы Гөлназ Габбасова әйтүенчә, татар телен яхшы белә, укытучылары Рәсилә Габдрахманова таләпчән, дәресләрне яхшы аңлата.

Гөлназ Габбасова укытучысы Рәсилә Габдрахманова белән Ә менә әдәбияттан сораулар бераз уйландырган.
Гүзәл Зарифуллина сүзләренчә, әдәби әсәрнең нечкәлекләрен белергә кирәк бит.

Ижаудагы алтынчы санлы этномәдәни компонентлы гимназиянең татар теле укытучысы Рәсилә Габдрахманова тугызынчы сыйныфта татар теленең атнага ике тапкыр керүен, ел азагында имтихан бирелүен җиткерде. 10-11 сыйныфларда исә әдәбият дәресләре генә каралган. Шуңа да югары сыйныфларда татар телен өстәмә рәвештә өйрәнергә туры килә укучыларга.

Татар теленнән олимпиадалар Удмуртиядә 1995 елдан алып уздырылып килә. Милли сыйныфлар булмаган мәктәпләрдән дә катнашучылар бар. Ижау шәһәренең 73 санлы мәктәбеннән Филисә Кадыйрова Руслан Гобәйдулинны әзерләргә көчен дә, вакытын да кызганмаган. Руслан 11 сыйныф укучысы, тугызынчы сыйныфка кадәр татар телен фән буларак укыган, хәзер үзлегеннән өйрәнә, олимпиадада катнашырга укытучысы тәкъдим иткәч, өстәмә дәрес алырга йөргән.

Ижау шәһәренең 55 санлы мәктәбеннән Рәүфәт Әхмитов татар теле олимпиадасына үзе теләп йөри. Татар теле аның өчен барлык фәннәр белән бер рәттә. Олимпиадаларда башка фәннәрдән дә катнаша. Әмма иң беренче татар теленнән әзерләнә башлый икән.

Удмуртиягә олимпиада биремнәре Казаннан җибәрелә. Конвертлар олимпиада башлангач кына ачылды. Мәгариф министрлыгы белгече Әлфия Гайсина биремнәрне үтәүдә бары тик үз белемнәренә генә таянырга туры киләчәген кисәтте. Ә мөгаллимәләр укучыларының югалып калмавына өметләнүен белдерде.

 Бәйгедә беренче урынны яулаган биш укучы Гүзәл Зарифуллина, Алина Муллахмәтова, Зарина Касимова, Гөлназ Габбасова, Рәүфәт Әхмитов регионара олимпиадада Казанда көч сынашачак.  "Азатлык радиосы" сайтыннан алынды

 2013 епда Удмуртия татарлары турында  Х.Гайфуллина чыгышлары исемлеге ""Публикации ,статъи"разделына куелды

Просмотров: 1355 | Добавил: NazzyMi | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Татарский общественный центру Удмуртии Copyright MyCorp © 2024