Пятница, 29.03.2024, 03:41
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Меню сайта
Форма входа
Поиск
Календарь
«  Май 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Наш опрос
Нужен ли модуль FAQ?
Всего ответов: 19
Новости BBC
Полезные ссылки
Статистика
Татарский общественный центр УР toc.udm@gmail.com
Главная » 2013 » Май » 28 » УТИҮ идәра утырышыннан
20:09
УТИҮ идәра утырышыннан

УТИҮ идшрасының чираттагы утырышы үткәрелде. Көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралды:                                                                                             1.2013 елның беренче яртыеллыгында татар телен укыту нәтиҗәләре.                 2.Икенче кварталда УТИҮ эш планы үтәлеше, уздырылган чараларга билге кую . 3. Июнь  аендагы милли чараларны әзерләү мәсьәләләре.                                     4. УТИҮ гә килгән мөрәҗәгатъләрне карау һәм карарлар кабул итү.                         5. Төрлесеннән.

  Көн тәртибе буенча УТИҮ  президенты Фнүн Мирзаянов мәгълүматлар җиткерде.Үткән чараларда актив катнашкан милләттәшләргә рәхмәт сүзләре, җитешсезлекләрнең сәбәпләрен ачып үтелде , киләчәктә аларны яхшырак үткәрү юлларына тукталды.      "Йолдызлар яңгыры фестивале, Төньяк Удмуртия татарларының милли үзенчәлеген саклау  программасы төзелеше бәян ителде. Татар телен өйрәтү системасы турында чыгыш ясалды. Камбарка Шолья поселогында Наҗия Балагутдинова 18 баланы беренче татар сыйныфы программасы нигезендә укытып чыгарды. Ижаудагы Халыклар дуслыгы йортында Ләйсәния Гатауллина язылган бөтен  укучыларны татар теленә өйрәтте. Воткинск районы Новый поселогында  Зөлфирә Фатыхова  мәктәп балаларына якшәмбе татар теле дәресләрен классик дидактик әсбаплар нигезендә алып барды. Глазов шәһәрендә, Балезин районында , Можга , Кыяс ,Юкамен районнарында  , Воткин каласында , башкалада балалар бакчаларында , мәктәпләрдә татарча укыту өчен киеренке эш алып барыла.

УТИҮ идарәсенә килгән мөрәҗәгатъләр каралды. Можга каласында урта мәктәп тәмамлаучы 4 балага  Казан югары уку йортларына юллама кабул ителде. 116 балалар бакчасына ремонт эшләре буенча ярдәм хатына уңай карар кабул ителде.

Сабантуйлар графигы җиткерелде .  Үткәрү тәртибе , делегатлар саны һ.б. каралды.

 УТИҮ пресса үзәге.

Просмотров: 822 | Добавил: NazzyMi | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Татарский общественный центру Удмуртии Copyright MyCorp © 2024