Понедельник, 29.04.2024, 17:19
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Каталог статей | Регистрация | Вход
Меню сайта
Форма входа
Категории раздела
Поиск
Наш опрос
Нужен ли модуль FAQ?
Всего ответов: 19
Новости BBC
Полезные ссылки
Статистика
Татарский общественный центр УР toc.udm@gmail.com
Главная » Статьи » Мои статьи

УТИҮ Идарәсе утырышы

11 апрел Халыклар Дуслыгы йортында Удмуртия Татар иҗтимагый Үзәгенең  Идарә утырышы үткәрелде. Көн тәртибендә 6 мәс әлә каралды:

1. "Моя Удмуртия" Телерадиоканалында татар радиотапшыруларын булдыру турында  Удмуртия мәдәният һәм массакүләм коммуника ияләр министры Иванов  Дмитрий Евген евичка мөрәҗәгат кабул итү:

2 Милли сәясәт министрлыгында милли мәдәниятэшенә урнашкан  хезмәткәр белән таныштыру.

3. Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган чаралар ны әзерләү барышы турында.

4."Бәхет" Ансамбленә матди ярдәм күрсәтү.

5. "Йолдыз яңгыры" Фестиваленә әзерлек турында.

6.Җирле бүлекчәләр эше турында.

 Көн тәртибе раслана. Идарә утырышын алып баручы  УТИҮ Президенты Фнүн Мирзаянов мәглүматләрне көн тәртибе буенча Идарә әг заләренә җиткерә.

Түбәндәге карарлар кабул ителде:

1. Хат текстын расларга һәм министрга тапшырырга.

2. Чыгышы белән Әгерҗе районы Кырынды авылыннан булганГайнетдинов Айрат Албирт улы Милли сәясәт министрлыгынна конкурс нигезендә эшкә урнаша Эчке эшләр министлыгы системасында эшләп ,отставкага чыккан .татар телен яхшы белгән икәнен кыскача хәбәр итте . Шулай ук Фнүн Гавас улы аны УТИҮ Идарә әг заләре белән таныштырды. Бергә һәм бердәм эш алып бару турында теләкләр әйтелде.

3.Габдулла Тукайның юбилее уңаеннан планлаштырылган чаралар турында Муса Җәлил китапханәсе Мөдире Рәмизә Рәис кызы һәм аның ярдәмчесе Рәмзия Юныс кызы .танылган язучы һәм җурналист Ринат Батталов. УТИҮ сәркатиб-референты Алия Абдуллина чаралар үткәрү дисбесе турында хәбәр бирделәр.Чаралар үткәрүдә ярдәм итү исәбеннән Муса Җәлил китапханәсенә 2000 сум финанс ярдәме күрсәтү турында карар кабул ителде. Ситдиков Рәшит Фәзли.улына, Закирова Диляра Әхмәтхан кызына  һәм җаваплы башкаручыларга күрсәтмәләр һәм йөкләмәләр бирелде. 22 апрел көнне 11 сәгат тә 6 гимназиядә Татарстан язучылары мәктәп балалары, укытучылар белән очрашачак. 16сәгат тә Тимерюлчылар мәдәният сараенда Г.Тукайга  һәм "Яңарыш"гәҗите нәшер ителә башлауга 20 ел тулуга багышланган күргәзмз,һәм зур мәдәни чара үткәрү көтелә. Муса Җәлил китапханәсе шклай ук программалы чаралар уздырачак .Алар 25 августка кадәр дәвам итәчәк.

4. "Бәхет" Ансамбленә 1000 сум ярдәм күрсәтә турында карар кабул ителде.

5. "Йолдызлар яңгыры" фестиваленә әзерлек турында Алия Нәгыйм кызы Абдуллина ( соңрак Лариса Алик кызы Гайнетдинова да)хәбәр бирделәр.

6.Камбарка районыннан Якупов Мирдәлиф Даут улының мөрәҗәгате каралды. Чараларга ярдәм итү йөзеннән Алия Абдуллина һәм Рәзидә Әхмәтвәлиеваларга катнашырга .мактау кәгаз ләре әзерләргә. 

Мәктәпләрдә татар сыйныфларына балалар туплауга багышланган мәгариф нәзарәтенең киңәйтелгән утырышын 25 апрелгә билгеләргә дигән карарлар кабул ителде.

Категория: Мои статьи | Добавил: NazzyMi (11.04.2011)
Просмотров: 753 | Теги: утырыш | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Татарский общественный центру Удмуртии Copyright MyCorp © 2024