Татар телендә беренче телевизион тапшыру чыга башлавына 14 гыйнварда 20 ел тула. Удмуртия татарлары тормышында искиткеч күңелле сәхифә чыганагына әверелгән бу тапшыру татар милләте өчен зур терәк булды. Шушы зур эшнең башында торган Мәсхүт Вахит улы Гаратуевның, аның фикердәшләренең чагыштыргысыз зур җиңүе һәм хезмәте бу. Удмуртия Татар иҗтимагый Үзәге исеменнән Мәсхүт агага , дистәләрчә милләтпәрвәр активистларга, бүгенге тапшыруларны оештыручы, елдан-ел гүзәл итүче шәхес- Удмуртиянең атказанган журналисты Гайфуллина Хәмидә Харис кызына чиксез рәхмәтләребезне .изге теләкләребезне җиткерәбез. Озын иҗади гомер. тазалык, уңышлар , ак бәхетләр телибез сезгә, кадерле дуслар!
Чиксез ихтирам б\н Ф.Мирзаянов.