25 февраль көнне Татар иҗтимагый Үзәгенең офисында актив җыелган иде. Удмуртия татарларының 1 Корылтаена 20 ел тулу вакыйгасына багышланган чарада УТИҮнең Беренче Президенты Мәсхүт ага Гаратуев катнашты. Массакүләм чаралар нәзарате рәисе Удмуртия Республикасының атказанган журналисты Хәмидә Гайфуллина үзенең "Хәерле кич!"иҗат төркеме белән бу күренекле датаны яктырту өчен иҗтимагый хәрәкәтне оештыруда актив хезмәт күрсәткән милләтпәрвәрләрне чакырган иде . Әнгәмә барышында үткән юл һәм елларны күзаллау да, киләчәккә юнәлеш төбәү дә булды. 26 март көнне үткәреләчәк 8 Корылтайга багышланган мәглүмәтъләрне гәҗит, радио һәм телевидение аша милләттәшләребезгә җиткерү турында әйтеп үтелде.
Просмотров:
740
|
Добавил:
NazzyMi
|
Дата:
25.02.2011
|
|