107 санлы "Энҗе" балалар бакчасында яңа тупланган татар төркемен тәкъдир итү чаралары үткәрелде. Бакчада дүрт төркемдә 98 бала тәрбияләнә. Бриллиант Рәфыйк кызы Абдрахманова җитәкчелегенләге тәрбиячеләр коллективы татар мөхитен балаларга җиткерү өчен бөтен көчләрен куялар. Биредә тарихый мирасны өйрәнү өстендә дә эзлекле эш алып барыла . Мәгариф комиссиясе кысаларында УТИҮ хезмәттәшлек эшләрен бакча җитәкчелеге, мәктәпкәчә балалар тәрбияләү үхәге белән даими эш алып барыла.
УТИҮ идарә утырышында танылган журналист Хәмидә Харис кызы Гайфуллинаны юбилей уңае белән тантаналы тәбрикләү үткәрелде. Милләт өчен янып , ялкынланып эшләгән милләт кызы Хәмидәгә озын гомер, сәламәтлек , уңышлар телибез.
"Бәхет" ансамбле гармунчысы Удмуртия атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Кәримовка 75 яшь тулды . Аны хөрмәтләү тантанасы иҗад сөючәләр белән "Спартак" халык мәдәнияте йортында уздырылды.
18 октябрь УТИҮ шәрәфле
...
Читать дальше »