Быел "Түгәрәк уен"ның биш еллыгында барлыгы 550 кеше катнаша. Оештыручыларны да кушып исәпләсәк, 600гә якын кеше менә шушы биш көнне татар рухы белән, аның мәдәни мирасы белән танышып, бергә үткәрәчәк. "Түгәрәк уен" киңкүләмле бер зур хәрәкәткә әйләнде дигән җөмләне бүген курыкмыйча әйтә алабыз. Бу мәглүматне татар халкының борыңгы иҗади җимешләрен барлаучы һәм үстерүче чара дип хуплап кабул итәбез. Удмуртия Татар иҗтимагый Үзәге үткән елны да һәвәскәр башкаручыларны дүртенче "Түгәрәк уен" бәйгесенә җибәргән иде ( Безнең команда икенче урын яулады). Быелгы бәйгегә Сарапул шәһәреннән ТИҮ һәвәскәрләрен җибәрәбез. Бәйге нәтиҗәләрен, фоторәсемнәрне һәвәскәрләребез урап кайткач сезгә җиткерербез. Ә хәзергә аларга Самарга хәерле юл һәм уңышлы чыгышлар теләп калабыз УТИҮ президенты Фнүн Мирзаянов
|