27 гыйнвар 11 сәгатьтә Ижау шәһәрендәге 6 татар гимназиясендә Татар теле һәм әдәбияте буенча республика күләм олимпиада үткәрелә. Бу гыйлем бәйгесендә Можга, Ижау .шәһәрләреннән .Балезин , Юкамен районнарыннан 9-11 сыйныф укучылары көч сынашачак. Ә җиңүчеләрне 25-28 февральда Казан шәһзрендә узачак төбәкара олимпиада көтә. Олимпиада Удмуртия Республикасы Фән һәм мәгарифъ министрлыгы кысаларында үткәрелә.Барлык оештыру мәшәкатъләрен министрлыкның белгече Гайсина Әлфия Равил кызы һәм татар теле укытучылары үз өсләренә алганнар. Бәйгедә катнашкан егет һәм кызларыбызга уңышлар телибез. Удмуртия татар иҗтимагый Үзәге.
|